Татарстанда “Туристлык-БДИ” өчен алшартлар күренми

2014 елның 25 феврале, сишәмбе
Татарстанда “Туристлык-БДИ” өчен алшартлар күренми, дип белдерде бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары, министрлыкның күзәтчелек һәм контроль идарәсе җитәкчесе Равил Хәмитов.

9 һәм 11 сыйныфларның дәүләт имтиханнарын тапшыру процедурасында яңа үзгәрешләр турында сөйләгәндә Равил Хәмитов “Туристлык-БДИ” кебек күренешне дә искә алды. 11 сыйныф укучыларының республика эчендә бер мәктәптән икенче мәктәпкә һәм башка субъектка күчүе шулай атала.

Хәзерге вакытта укучылар хәрәкәтенең айлык мониторингы дәвам итә. 9 укучы Татарстаннан РФ нең башка субъектларына, ә берсе Чехиягә күчеп киткән. Шул ук вакытта Татарстанга 8 укучы күчеп килгән.

“Бу укучылар аерым игътибар үзәгендә. Безнең карашка, Татарстанда “БДИ-туристлык” өчен ниндидер алшартлар яисә тенденцияләр күренми”, дип белдерде Равил Хәмитов.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International