Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Яшел Үзәннең Горький исемендәге заводында яңа линия файдалануга тапшырылды
2014 елның 26 феврале, чәршәмбе
Яшел Үзәннең Горький исемендәге заводында бүген салкын-ката торган катнашмалар линиясен файдалануга тапшыру тантанасы булды.
Бу чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Россиянең Хәрби-диңгез флоты баш командующие Виктор Чирков, РФ Оборона министрлыгы, Татарстан министрлыклары һәм ведомстволары, Яшел Үзән муниципаль районы хакимияте һәм “Ак Барс” холдинг компаниясе” ААҖ вәкилләре катнашты.
Яңа линия корыч, чуен һәм башка эретмәләрдән эшләнмәләр әзерләү өчен булдырылган. Ул Германиянең "FAT" компаниясе тарафыннан завод таләпләрен исәпкә алып, индивидуаль заказ буенча эшләнгән.
“Горький исемендәге Яшел Үзән заводы” ААҖ генераль директоры Ренат Мистахов, линияне эшләтеп җибәрү тантанасында, предприятиедә җитештерү егәрлекләрен техник яктан яңадан җиһазлау программасы гамәлгә ашырыла, дип искә алды. Хәзерге вакытта предприятиедә модернизацияләүнең мөһим һәм үзгәрешле этабы бара. Аерым алганда, кою производствосы тулысынча үзгәртелде, ул корычны гына түгел , ә төсле һәм кара металларны да кою мөмкинлеге бирә. Бүген файдалануга тапшырылган яңа линиядә кара һәм төсле коелмалардан продукция әзерләүнең барлык процессы берләштерелгән.
Үз чиратында, Илдар Халиков заводта узган бүгенге чараны тарихи вакыйга, дип атады. Завод иң заманча металлургия производствосын эшләтеп җибәрде, ә бу продукциянең сыйфатын тәэмин итә, диде ул.
Виктор Чирков шулай ук оборона комплексындагы предприятиеләрдә модернизацияләү процессының мөһимлеген билгеләде, бүген безнең илебезгә заманча корабльләр кирәк, диде ул.
ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз