Татарстан парламентарийлары ТР Дәүләт Советының Кырым Автономия Республикасы халыкларына мөрәҗәгате текстын кабул иттеләр

2014 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кичә, 2014 елның 26 февралендә, федераль массакүләм матубгат чараларына Татарстан җитәкчелеге, Татарстан Дәүләт Советы һәм Бөтендөнья татар конгрессы Кырым татарларын Кырымда яшәүче рус кешеләре белән тынычлык һәм татулыкта яшәргә өндәүләрен белдерде.

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының чираттан тыш утырышында Кырым Автономияле Республикасы халыкларына мөрәҗәгать кабул ителде.

Мөрәҗәгать текстында, аерым алганда, шундый сүзләр бар: “Татарстан Республикасы Дәүләт Советы иҗтимагый-сәяси һәм социаль-икътисадый вәзгыятькә тирән борчылып, көч куллануны гаепләп һәм “мәйдан” аша аерым төркемнәр файдасына сәяси карарлар кабул итүне, бу омтылышларның Кырым Автономияле Республикасы территориясенә үтеп керүен булдырмаска өнди”.

Кырым Автономияле Республикасының бөтен халкын - украиналылар, руслар, Кырым татарларын милләтара һәм диниара татулыкны сакларга, низагны хәл итүдә радикаль ысуллар кулланудан катгый баш тартырга, ә Кырым Автономияле Республикасы хакимиятен – дәүләтнең үзендәге низагларның барлык яклары тарафыннан көч куллануга катгый рәвештә каршы торырга өнди.

“Без конфликтны Кырым автономиясенең конституциячел-хокукый статусы тайпылышсыз сакланган килеш хәл итүне хуплыйбыз, - диелә мөрәҗәгать текстында. - Татарстан Республикасы Дәүләт Советы (парламенты) конфликтларны җайга салу барышында законлы тыныч юлларга өстенлек бирергә, кеше һәм граждан хокукларын үтәүдә Берләшкән Милләтләр Оешмасының төп документларында күрсәтелгән какшамас принципларны кулланырга кирәк дип саный”.

Утырыш тәмамлануга, Кырым автономиясе депутатлары белән очрашып, аларга Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Мөрәҗәгатен тапшырыр өчен, Татарстан Республикасы парламентарийлары делегациясе Кырымга очтылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International