Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Питрәч муниципаль районында эшлекле очрашуда

2014 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген Питрәч муниципаль районында эшлекле очрашуда.

ТР Хөкүмәте башлыгы беренче булып “Үшнә” балык хуҗалыгында булды. Балык фермасында мәрсин балыгын үрчетү һәм азык уылдыгын җитештерү өчен барлык шартлар булдырылган. Киләчәктә 30 тоннага исәпләнгән тере балык базасын төзү планлаштырыла.

Эшлекле очрашу кысаларында Илдар Халиков шулай ук районның үзәк хастаханәсендә төзекләндерү эшләренең барышы белән танышты. Монда түбә реконструкцияләнгән, тәрәзәләр алыштырылган,бишенче катта төзекләндерү эше тулысынча тәмамланган.

Аннан соң Илдар Халиков, Питрәч райнының 2013 елдагы социаль –икътисади үсеше һәм 2014 елга куелган бурычларга багышланган район Советы утырышында катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International