Татарстан Республикасы Хөкүмәте порталында “Тормыш куркынычсызлыгының бүгенге көн проблемалары: хәзерге вакыт һәм киләчәк” исемле конференция утырышын трансляцияләү оештырылачак

2014 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе
Иртәгә, 2014 елның 28 февралендә “Тормыш куркынычсызлыгының бүгенге көн проблемалары: хәзерге вакыт һәм киләчәк” исемле III халыкара фәнни-гамәли конференциянең пленар утырышы интернет челтәрендә транcляцияләнәчәк.

Конференциянең максаты – тормыш куркынычсызлыгының төрле өлкәләрендә инновацион өйрәнүләрне кертү тәҗрибәсе һәм төпле гамәли тикшеренүләр нәтиҗәләре белән уртаклашу.

Конференция эшендә Россия һәм чит илләрнең фәнни учреждениеләре, ведомстволар, министрлыкларның җитәкчеләре, әйдәп баручы белгечләр һәм экспертлар һәм шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашачак.
Бу чара “Корстон” (Казан) мәдәни-күңел ачу комплексында узачак.

Туры трансляцияләүне интернет челтәреннән файдаланучылар Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең рәсми порталында күрә алачак (www.prav.tatarstan.ru).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International