Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Красноярск икътисадый форумында катнашу өчен Красноярскига килде.

2014 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Красноярск икътисадый форумында катнашу өчен Красноярскига килде.


Үзенең эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Россия инновацион регионнары ассоциациясе комитетлары җитәкчеләре утырышын уздырачак. Россия Федерациясе Хөкүмәте вице-премьеры Аркадий Дворкович һәм «Сколково» фонды президенты Виктор Вексельбер белән бергә, Рөстәм Миңнеханов «түгәрәк өстәлдә» Бөтенроссия стартап-турының беренче яртысы нәтиҗәләре буенча фикер алышачак.


Шулай ук Татарстан Республикасы Президентының Красноярск икътисадый форумында «Россия: үсешнең яңа чыганаклары» темасына пленар утырышында катнашуы планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International