Татарстан Президенты Россия инновацион регионнары ассоциациясе комитетлары җитәкчеләре утырышын уздырды

2014 елның 28 феврале, җомга

Бүген Красноярск икътисадый форум кысаларында Татарстан Президенты – АИРР Советы рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия инновацион регионнары (АИРР) ассоциациясе комитетлары җитәкчеләре утырышын уздырды. Утырышта РФ Хөкүмәте Рәисенең урынбасары Аркадий Дворкович, Россия финанслар министры урынбасары Андрей Иванов, Красноярск крае губернаторы Лев Кузнецов катнаштылар.

Утырышта катнашучыларны сәламләп, Аркадий Дворкович АИРР эшчәнлеге аның нәтиҗәләре һәм алга таба планнары турында фикер алышуга лаеклы дип белдерде. Вице-премьер фикеренчә, инновацияләр уңышлылыгы яхшы тәҗрибәләрнең никадәр тиз таралуына да бәйле. «АИРР составында регион-лидерлар, һәм сез үз тәҗрибәгезне башка регионнарга да таратырга тиешсез», - дип әйтте А.Дворкович.

АИРР башкарма директоры Иван Бортник кыскача ассоциациянең агымдагы максатлары турында хәбәр итте. Шулар арасында федераль дәрәҗәдә сәнәгать-инновацион кластерлар идеясен җиткерү. АИРР комитетларының эшчәнлекләре һәм планнары турында аларның җитәкчеләре хәбәр итте.

Утырышны йомгакалап, АИРР Советы рәисе Рөстәм Миңнеханов ассоциациянең уңышлы эшләп килүе һәм билгеле уңышлар казанганын билгеләп үтте. Әлеге утырыш нәтиҗәләре буенча Р.Миңнеханов катнашучылар белдергән тәкъдимнәр теркәлгән протоколны әзерләргә йөкләде.

«Без ассоциация эше сисетемалы эшкә нигезләнгәнендә инандык, аңарда бөтен регионнар катнаша, һәр тема җентекләп эшләнә», - дип әйтте РФ Хөкүмәте Рәисенең урынбасары Аркадий Дворкович. Ул федераль дәрәҗәгә берничә АИРР тәкъдимен җиткерәчәген әйтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International