2014 елда Татарстанда 68 торак пункт асфальт-бетон өслекле яисә күчеш тибы өслеге булган юллар белән тоташтырылачак

2014 елның 1 марты, шимбә

2014 елда муниципаль юллар фондлары исәбеннән планлаштырылган юл эшләре турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы транспорт һәм юллар хуҗалыгы министры Ленар Сафин хәбәр итте.

Киңәшмәне республиканың барлык мунициципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.

Ленар Сафин хәбәр иткәнчә, киләсе елда Татарстанда 68 торак пункт асфальт-бетон өслекле яисә күчеш тибы өслеге булган юллар белән тоташтырылачак.

Терлекчелек һәм гаилә фермаларына килү юллары белән тәэмин итү кысаларында 2014 елда аларга кадәр 70 юл салу каралган.

Министр хәбәр иткәнчә, 2014 елда 58 объект, 25 автомобиль юлы һәм алты күпер төзү һәм реконструкцияләү планлаштырыла.

Аннары ул киләсе елда подряд оешмаларның төзелеш материаллары белән тәэмин ителеше турында сөйләде.

Ленар Сафин шулай ук искә төшергәнчә, автомобиль юллары буенча йөк ташу транспорты хәрәкәтен чикләү кертергә бер айдан аз гына артык вакыт калып бара. Ул предприятиеләргә һәм оешмаларга калган вакытны максималь дәрәҗәдә кулланырга тәкъдим итте. Татарстан Республикасы Транспорт министрлыгы башлыгы сүзләренчә, гадәттә бу чикләү, һава торышы шартларына карап, апрель урталарында кертелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International