Рөстәм Миңнеханов "ВИС" төзелеш компанияләре төркеменең директорлар советы рәисе белән очрашты

2014 елның 1 марты, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “ВИС” төзелеш компанияләре төркеменең директорлар советы рәисе Игорь Снегуров белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды, Татарстан ягыннан анда ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, ТР Иневстицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, “Связьинвестнефтехим” ААҖ генераль директоры Валерий Сорокин һәм башкалар катнашты. 

Искәртепкитик, “ВИС” төзелеш компанияләре төркеме генераль подрядчы, генераль проектлаучы, заказчы-төзүче функцияләрен башкара, җиһаз һәм материалларны проектлау, сатып алу, төзү, файдалануга кертү, гарантияле хезмәт күрсәтүне үтәп, ЕРС/ЕРСМ-контрактор сыйфатында эре инвестицион проектларны гамәлгә ашыра. “ВИС” төзелеш компанияләре төркеме эшчәнлеген 2000 нче елда башлаган, бүген ул Россиянең бөтен территориясендә һәм чит илләрдә эшләүче 10 төзелеш һәм инжиниринг компанияләрен берләштерә. Баш компания ролен “ВИС” производство фирмасы башкара.

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов һәм Игорь Снегуров үзара файдалы хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар, шул исәптән дәүләт-шәхси партнерлык өлкәсендә дә. “ВИС” төзелеш компанияләре төркеме “Смарт Сити Казан” инвестицион проекты кысаларында хезмәттәшлек итәргә кызыксынуын белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International