Казан шәһәр Думасының XXXI сессиясе утырышы интернет челтәрендә трансляцияләнәчәк

2014 елның 1 марты, шимбә
Казан шәһәр Думасының XXXI сессиясе утырышы интернет челтәрендә on-line режимында 2014 елның 3 мартында трансляцияләнәчәк.
Утырыш Казан Ратушасында узачак һәм 2013 елдагы социаль-икътисади үсеш һәм 2014 елга куелган бурычларга багышлана.

Сессиядә депутатлар Казан шәһәре мэры һәм Казан шәһәре Думасының 2013 елдагы эшчәнлеге отчетын, Казанда коррупциягә каршы сәясәт чараларын гамәлгә ашыру турында, “2014 елга һәм 2015 һәм 2016 елларның планлы чорына Казан шәһәре муниципаль берәмлеге бюджеты турында” Казан шәһәре Думасы карарына үзгәрешләр кертү һ.б. мәсьәләләрне караячаклар.

Сессия эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак.

ТР Хөкүмәтенең рәсми порталына (www.prav.tatarstan.ru) кереп, интернет челтәреннән файдаланучылар сессия утырышында виртуаль катнашучы була алалар.
Бу чара сәгать 9 да башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International