Рөстәм Миңнеханов: “Җир, инфраструктура, инвестицияләр – Казан өчен төп мәсьәләләр”

2014 елның 3 марты, дүшәмбе

Казан алдында торган мәсьәләләрне хәл итү өчен, шәһәр җитәкчелеге беренче чиратта республика башкаласының икътисадын үстерергә тиеш. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәр Думасының чираттагы сессиясендә белдерде.

Казанның 2013 елда социаль- икътисадый үсеше турында төп нотык белән Казан мэры Илсур Метшин чыгыш ясады. Ул үткән елны шәһәр тарихында иң мөһимнәренең берсе дип атады – Казан Бөтендөнья җәйге Универсиадасын кабул итте. И.Метшин хәбәр иткәнчә, барысы, Универсиада аркасында, Татарстан башкаласына бюджет инвестицияләре белән бергә 228 миллиард сум акча кертелде. Шул ук вакытта ул искәртте: ел саен Казан җыя торган салымнар күләме соңгы биш елда 77 %ка артты – елына 92 миллиард сумга хәтле. Инфляцияне истә тотып, үсеш 49 % тәшкил итә.

Универсиаданың транспорт планын үтәү шәһәр җитәкчелеге эшчәнлегенең мөһим юнәлешләренең берсе булды. Нәтиҗәдә, Илсур Метшин сүзләренчә, Казанда транспорт вәзгыяте илнең 9 эре шәһәре арасында иң яхшысы дип танылды.

Соңгы өч елда башкалада 41 яңа балалар бакчасы ачылды, өч яшькә хәтле балалар арасында чират тулысынча бетерелгән. 2014 елда тагын 28 мәктәпкәчә учреждение төзү планлаштырыла. Республика программасы кысаларында инде 63 мәктәп ремонтланган, ягъни 30 яшьтән олыракларының яртысы.

Сәламәтлек саклау өлкәсендә иң эре проектларының берсе - 7 нче номерлы шәһәр хастаханәсе нигезендә ачылган Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе. Тагын берсе – 70 мең балага ярдәм күрсәтүче Азино микрорайонындагы балалар поликлиникасы.

Кулланучылар бәяләре индексы исәпкә алынган реаль хезмәт хакы 8,7 процентка артты. Казан икътисадында кече бизнесның өлеше 34 % тәшкил итә, бу республадагы һәм илдәге күрсәткечләргә караганда сизелерлек күбрәк.

Торак төзелешендә җитди торгынлык билгеләнде. Мэр сүзләренчә, бу мәсьәлә җир кишәрлекләре һәм инженер инфраструктурасы җитмәү белән бәйле. Шәһәр җитәкчелегенә бу өлкәдә зур эш башкарасы була.

2013 елда Казан ЗАГСларында 21533 яңа туган бала теркәлгән, бу элеккеге максималь күрсәткечләрдән 4,6 % ка артык. Халык саны биш елда 21472 кешегә артты (2013 елда 8059 кешегә артты).

Казанның 2013 елгы нәтиҗәләре турында сөйләгәндә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткән Универсиаданы аны әзерләүдә һәм уздыруда катнашучылар өчен зур мәктәп булганын билгеләп үтте. “Без үзебез дә үзгәрдек, федераль үзәк, республика ярдәмендә шәһәрне дә үзгәрттек, - дип билгеләде Р.Миңнеханов. – Ләкин җаваплылык үзәге гел шәһәр җитәкчелегендә булды. Һәм сез бу эшне уңышлы башкарып чыктыгыз”.

Татарстан Президенты Универсиадага төзелгән бөтен объектлар алга таба да эффектив кулланылырга тиеш икәнлеген ассызыклады.

“Иң зур чараны уздыру да безнең өчен хәзер авыр түгел. Безгә тагын да катлаулырак мәсьәләләргә үзебезне әзерләргә кирәк”, - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренчә, Казанда бик күп катлаулы мәсьәләләр бар, алар хәл итүне көтә, шулар өчен финанс ресурслар кирәк.

Бу максатта Татарстан Республикасы башкаласына икътисадын үтерергә кирәк. “Әлбәттә, республика белән чагыштырганда, Казанның узган елда күрсәткечләре бераз яхшырак булды, тик барыбер зур түгел», - дип искәртте Р.Миңнеханов.

Ул республика бюджетыннан, шәһәр проблемаларын хәл итүгә ярдәм буларак, Казанга 1 миллиард сум акча бирәчәгендә ышандырды. Р.Миңнеханов шәһәр җитәкчелегенә әлеге акчалар биреләчәк проектларны билгеләргә йөкләде.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Казан икътисадта яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Шәһәр икътисадында кече һәм урта эшмәкәрлек өлеше зур булуын ассызыклап, Татарстан Республикасы Президенты шул ук вакытта, республика белән чагыштырганда, башкаланың бу өлкәдә мөмкинлекләре күбрәк икәнен билгеләде. “Структураны карарга кирәк – кече һәм урта бизнес икътисадның реаль секторына активрак керергә тиеш”, - дип саный Р.Миңнеханов.

Социаль ипотека буенча торак төзүгә, Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, ике яңа мәйданчык ярдәм итәргә тиеш: РКБ янындагы һәм “Салават күпере”. Шәһәр җитәкчелегенә төзүчеләргә бөтен бюрократик процелураларны үтүне җиңеләйтергә кирәк.

Рөстәм Миңнеханов мәгариф өлкәсендә шәһәрнең кайбер районнарының чагыштырмача түбән күрсәткечләрен билгеләп үтте. “Мәгариф буенча Казан лидерлар арасында булырга тише”, - дип белдерде ул һәм шәһәр җитәкчелегенә әлеге мәсьәләгә игътибарны юнәлтергә кушты.

Сәламәтлек саклау өлкәсенә дә игътибар итәргә кирәк, Казан республика буенча бары 24 нче урында гына.

“Җир, инфраструктура, инвестицияләр – Казан өчен төп мәсьәләләр”, - дип ассызыклады чыгышының ахырында Рөстәм Миңнеханов.

“Шәһәр җитәкчелегендә катлаулы мәсьәләләрне хәл итәрлек эффектив команда эшли, - дип белдерде Татарстан Президенты. – Һәм без Казанга ярдәм итәчәкбез”.

Ул шәһәрнең башкарма комитетына, Казан шәһәр Думасына рәхмәт белдерде һәм бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International