Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең Попечительләр советы утырышында катнашты.
Чара Мәскәүдә узды, аны Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы рәисе, югары уку йортының Попечительләр советы рәисе Сергей Нарышкин алып барды.
Попечительләр советы әгъзалары яшь белгечләр әзерләп чыгару һәм дәүләт хезмәткәрләрен яңадан әзерләү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Исегезгә төшерәбез, Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе федераль, региональ һәм муниципаль хакимиятләр өчен югары квалификацияле кадрлар әзерләү буенча алда бара.
Татарстан белән уртак проектларга килгәндә исә, 2010 елда имзаланган озак сроклы партнерлык мөнәсәбәтләре турындагы килешү буенча РХХһәмДХА республикада мәгариф, Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләренең квалификациясен арттыру өлкәсендә уртак чараларның бөтен бер комплексы гамәлгә ашырыла. Аерым алганда, менә ике ел рәттән Казан янында җәйге кампус оештырыла – анда бөтен Россиядән һәм чит илләрдән иң яхшы студентлар җыела. Моннан тыш, Россия Федерациясе Хөкүмәте һәм Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре һәм кадрлар резервы вәкилләре өчен квалификация арттыру буенча “Дәүләт-иҗтимагый идарәсе магистры” дигән уртак программаны гамәлгә ашыра.