5-6 март көннәрендә Югары Ослан районы территориясендә урнашкан “Казан” тау чаңгысы комплексында “Invest in Tatarstan-2014” халыкара форумы узачак. Аның нидән гыйбарәт икәнен бүген журналистлар Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта белеште. Форумны, ТР Үсеш корпорациясе һәм ТР экспорт корпорациясе катнашында, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы оештыра.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов хәбәр иткәнчә, форумда 16 илдән һәм Россиянең 11 төбәгеннән 450дән артык кеше катнашачак. Башта катнашучылар саны 250 тирәсе булыр дип фаразланган, әмма бу чарага кызыксыну күрсәтүчеләр артыграк булган. Чит илләргә килгәндә, Бөекбритания, Италия, Катар, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, АКШ, Сингапур, Төркия, Швейцария, Чехия, Германия кебек илләрдән вәкилләр килүе көтелә. Алар - эре инвестицион компания һәм фонд, финанс институтлары, төрле бизнес-структуралар, сәнәгать предприятиеләре, дәүләт органнары вәкилләре.
“Без инвесторлар алдындагы төрле мәсьәләләр турында фикер ашычакбыз. Инвестицияләр җәлеп итәргә комачаулык тудырган тышкы һәм эчке факторлар турында да сөйләшүләр булачак. Бу юнәлештә иң яхшы тәҗрибәләр белән танышачакбыз”, - дип белдерде Линар Якупов.
Шуны билгеләп узарга кирәк: “Invest in Tatarstan-2014” халыкара форумы Татарстанның иевстицион мөмкинлекләренә PR-кампания ролен уйнаячак. Аның әһәмияте республикага күбрәк инвесторларны җәлеп итүдә дә чагылыш табар дип фаразлана.
Форум кысаларында пленар утырыш һәм “Автокомпонентлар җитештерү локализациясе”, “Сәламәтлек саклау”, “Казанның күчемсез милек базары”, “Сервис индустриясе һәм бизнес-процессларның аутсорсингы”, “Хәләл индустрия” кебек темаларга “түгәрәк өстәл” утырышлары узачак. Чараның беренче көне ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашындагы эшлекле мәҗлес белән төгәлләнер дип ниятләнә.
Форумның икенче көнендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның катнашуы көтелә. Бу көнне “ТР инвесторлары клубы” утырышы оештырыла. Ул халыкара компанияләр белән хезмәттәшлекнең яңа мөмкинлекләре турында фикер алышу рәвешендә узачак. Биредә ТР Инвестицион үсеш агентлыгының узган елгы эшчәнлегенә йомгак ясауга багышланган йомгаклау коллегиясе дә үтәчәк. Коллегия утырышы II “Invest in Tatarstan-2014” халыкара кышкы форумына нокта куячак.