Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә“Сетевая компания” ААҖ Директорлар советы утырышы узды

2014 елның 4 марты, сишәмбе
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә “Сетевая компания” ААҖ Директорлар советы утырышы узды.
Утырышта компаниянең 2014 елга керемнәр һәм чыгымнар бюджеты расланды.

Директорлар советы 2014 елга капиталь төзелеш планын карады. 2014 елга планлаштырылган эшләр арасында иң әһәмиятлеләре – 500 кВ лы Бөгелмә ПС (подстанция), 500 кВ лы Киндери ПС, 220 кВ лы Түбән Кама ПС, 220 кВ лы Котлы Бөкәш ПС, 110 кВ лы Киров ПС (Казан ш.), 110 кВ лы Көньяк ПС (Казан ш.).

Шулай ук Директорлар советы утырышында, күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын күтәрү һәм электр энергиясе белән ышанычлы тәэмин итү максатыннан, планнан тыш электр энергиясен өзү очраклары санын киметү буенча компаниянең башкара торган эшенә җентекле анализ тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International