Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кырым Автономияле Республикасына эш сәфәре кысаларында Симферополь Җәмигъ мәчетендә булды. Рөстәм Миңнеханов һәм аны озатып йөрүче затлар кырым татарлары белән очраштылар һәм танылган мәгърифәтче, сәясәтче Исмәгыйль Гаспралының Бакчасарайдагы музей-йортында булдылар.
Көннең икенче яртысында Рөстәм Миңнеханов Севастопольда Кара диңгез флотының "Керчь" кораблендә булды һәм Татарстаннан хезмәт итәргә чакырылган диңгезчеләр белән очрашты.