Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кырым Автономияле Республикага эш сәфәре кысаларында Севастопольдә «Керчь» зур көймәләргә каршы корабльдә булды.Биредә Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар Татарстан Республикасыннан хезмәт итәргә килгән диңгазчеләр белән очрашты.
«Бүгенге көннең иң мөһим бурычларының берсе - Кырым Автономияле Республикасында вәзгыятьнең тотрыклыгын тәэмин итү», - дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов.
Ул билгеләп үткәнчә, Татарстаннан Севастопольдә Татарстаннан иң әйбәт егетләр хезмәт итә, 647 сроклы хезәттәге солдат һәм 174 "контрактник".
«Флотның командалыгы бу егетләргә югары бәя бирә, - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов. - Алар - безнең киләчәгебез, биредә алар флот мәктәбен узачак, яхшы тормыш әзерлеген алачаклар һәм туган җирләренә кайтып, укыячаклар һәм эшлиячәксләр. Без аларга таянабыз».
Кара диңгез флоты белән багланышларга килгәндә, Рөстәм Миңнеханов искәртте: Татарстан Республикасы белән элемтәләр инде 20 ел дәвам итә. «Иң катлаулы заманда Татарстан Кара диңгезгә ярдәм итте, һәм без бу элемтәләрне бүгенге көнгә хәтле саклыйбыз», - дип әйтте ул.
«Керчь» кораблендә булу кысаларында Рөстәм Миңнеханов, шулай ук ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәфров һәм ТР Президенты ярдәмчесе Равил Моратов Татарстан республикасыннан хезмәт итәргә килгән диңгезчеләргә бүләкләр һәм сувенирлар тапшырдылар.