Татарстан икътисадына инвестицияләр җәлеп итү буенча амбициоз максатларыбызга ирешү өчен республика җитәкчелегенә, беренче чиратта Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгына, бу юнәлештәге эш нәтиҗәлелеген арттырырга кирәк. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бу фикерне Invest in Tatarstan кышкы инвестицион форумы кысаларында узган Татарстан Республикасы ИҮАның йомгак коллегиясе утырышында әйтте.
ИҮР эше йомгаклары турындагы нотык белән агентлык җитәкчесе Линар Якупов чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, Татарстанда төп капиталга инвестицияләрнең гомуми күләме 2011 елдан алып даими үсә. 2013елда бу сумма 461 миллиард сум тәшкил иткән. 2013 елда чит ил инвестицияләре күләме 893 млн АКШ доллары булган, шул исәптән яртысы диярлек - 408 млн доллар - турыдан-туры чит ил инвестицияләре.
Татарстан Республикасында чит ил инвестицияләре буенча 2013 елда Төркия беренче урында тора. Тармаклар арасында иң күп чит ил инвестицияләрен җәлеп иткәне – химия сәнәгате.
Линар Якупов кече һәм уртача компанияләрнең үз җитештерүләрен Татарстан Республикасы районнарында ачу белән кызыксынуларын әйтте, шулардан Теләче районына Төркия компанияләре килә, алар пластмасса җитештерү белән шөгыльләнә.
Киләчәктә ИҮА инвестпроектларны мониторинглау буенча XYBase эшләгән электрон мониторинглау системасын гамәлгә кертергә җыена.
Инвестиционн климатка, Линар Якупов сүзләренчә, энергия ресурсларына югары тарифлар һәм инженер челтәрләренә тоташуның, төзелешнең кыйммәт булуы һәм рөхсәтләрне алуның озакка сузылуы тискәре йогынты ясый.
«Татарстан Республикасын үстерү корпорациясе» ААҖ генераль директоры Булат Гаянов «Смарт Сити Казан» проектын гамәлгә ашыру турында сөйләде, «Татарстан Республикасы экспорты корпорациясе» ААҖ гендиректоры Айрат Нәҗмиев тышкы базарда Татарстан продукциясен алга сөрү эшчәнлеге турында хәбәр итте.
Strategy Partners Group идарәче партнеры Александр Идрисов Татарстанга инвестицияләрнең нәтиҗәлелеге турында мәгълүмат бирде. Хезмәт җитештерүчәнлегенең югары булуын, аның буенча Татарстан Республикасы Россиядә икенче урында тора, ул уңай фактор дип атады. Шул ук вакытта турыдан-туры чит ил инвестицияләренең гомуми күләме соңгы вакытларда кимегән, гәрчә Татарстан тупланган тәҗрибәсе буенча Россиядә бишенче урында булса да. Ул бу рәттә ике эре шәһәрдән, шулай ук Ленинград һәм Калуга өлкәләреннән соң килә.
Бөтендөнья инвестицион агентлыклары ассоциациясенең башкарма директоры Карлос Бронзатто республикада чит ил инвестицияләрен җәлеп итү буенча башкарылган эшкә югары бәя бирде.
Былтыр төзелгән «Россиягә инвестицияләр кертегез» илкүләм инвестицион агентлыгы башкарма директоры Юрий Войцеховский федераль хакимиятләрнең инвестицияләр җәлеп итү эшчәнлеге турында сөйләде. Үз чиратында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ю.Войцеховский аша федераль хакимиятне инвестицияләр җәлеп итүче регионнар өчен төгәл кагыйдәләр эшләргә өндәде, чөнки кайбер субъектларның күтәрә алмаслык вәгъдәләр бирүләре аркасында бөтен илнең репутациясе төшәргә мөмкин.
Кытай эшкуарларының Россия Федерациясендәге берлеге рәисе Цай Гуйжу Татарстанда хосусый кытай инвестицион фонды төзергә тәкъдим итте, аерым алганда, авыл хуҗалыгы өлкәсендә.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, коллегиягә йомгак ясап, республиканың бүгенге көндә потенциаль инвесторлары булуын зур канәгатьләнү белән белдерде, алар республикада эшләү мөмкинлеген карыйлар, алар белән Татарстан Республикасы җитәкчелеге арасында конструктив диалог җайга салынган. Р.Н. Миңнеханов регионның инвестицияләр җәлеп итүчәнлеген формалаштыру өлкәсендә төгәл, аңлаешлы һәм оештыру гамәлләре кирәклеген ассызыклады - Татарстан Президенты фикеренчә, бу республиканың конкурент өстенлекләренең берсе булырга тиеш.
Ул Татарстан инвесторлары клубы кварталга бер җыелачак һәм анда ул үзе дә катнашачак дип вәгъдә бирде.
Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентылыгы алдында торган бурычлар турында сөйләгәндә Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, турыдан-туры чит ил инвестицияләренең 85%ы биш илгә туры килә. «Шул ук вакытта Көньяк-Көнчыгыш Азия, гарәп дөньясы, Кытай белән әле бик аз эшлибез», - диде Р.Миңнеханов.
Аерым ил белән тыгыз элемтәләрдә булып, актив эшләү үз нәтиҗәләрен бирә – Рөстәм Миңнеханов мисал итеп Төркияне китерде.
Шулай ук аның сүзләренчә, кече һәм уртача компанияләр белән элемтә урнаштырылган, алар муниципаль дәрәҗәдәге индустриаль парклар резидентлары була алыр иде.
«Тулаем динамика бар, ул уңай, хәзер инвестицияләр җәлеп итү эшенең нәтиҗәлелеген арттырырга кирәк, - дип йомгак ясады Татарстан Республикасы Президенты. – Стратегик юнәлешләрне билгеләргә һәм эшләргә безгә».
Коллегия азагында Рөстәм Миңнеханов барында Haier Кытай компаниясе белән «Мастер» Кама индустриаль паркы арасында парк территориясендә Кытай маркалы суыткычлар һәм көнкүреш техникасы җитештерүне оештыру турындагы килешүгә имза салынды. Инвестицион проект хакы 2 миллиард сум дип бәяләнә.