Зинәтулла Билялетдинов «Ак Барс» хоккей клубының вице-президенты һәм генераль менеджеры итеп билгеләп куелды. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ак Барс» ХК уенчылары белән очрашуда хәбәр итте.
Гагарин Кубогы ярышларында плей-офф уеннары башланыр алдыннан командалар белән мондый очрашулар гадәткә керде, диде Рөстәм Миңнеханов очрашу барышында. Ул билгеләп үткәнчә, күп кенә клубларның дәрәҗәләре тигез һәм иң оешкан һәм иң системалы команда җиңәргә мөмкин.
Безгә җиңү бик кирәк, диде Татарстан Президенты, чөнки футболда без булдыра алмадык инде.
Безнең республиканың мөмкинлекләрен күрсәтә ала торган иң зур казанышлар - спортта, дип ышанып әйтте Рөстәм Миңнеханов.
Спорт спорт инде ул, дип билгеләп үтте Татарстан Президенты, бар нәрсә дә безгә генә бәйле дә түгел, әмма сез белергә тиеш: республика сездән күпне көтә. Бу гади генә бурыч түгел, әмма «Ак Барс» аны хәл итә ала. Сез тырышырга тиеш, бу бит команда уены, һәм бары тик команда гына җиңү китерә ала, диде Рөстәм Миңнеханов, команданың җиңү теләге бар, һәм бөтен республика сезгә көч биреп торачак.
Плей-офф сериясендә уеннар җиңел генә булмый, дип саный Татарстан Республикасы Президенты, һәм моны онытмаска кирәк.