Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Казанда “Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз карашы” шәһәр конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр
2014 елның 6 марты, пәнҗешәмбе
Бүген Казан ратушасында “Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз карашы” шәһәркүләм конкурсы нәтиҗәләре игълан ителде, башкалада җәмгыятькә һәм шәһәр тормышына зур файда китергән дип табылган төрле һөнәр һәм вазифа иясе булган 14 Казанлыга дәүләт бүләкләре тапшырылды.
Аерым алганда, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы белән 5 шәхес - Казанның аерым предметларны тирәнтен өйрәнүле 55 нче урта гомумбелем бирү мәктәбенең тарих укытучысы Роза Горнаева “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнде, калганнарына мактаулы исем атрибутлары бирелде, ТР Президентының Рәхмәте игълан ителде. Шулай ук ТР Премьер-министры Рәхмәтенә 3, муниципаль бүләкләрдән Казанның Мактау грамотасына 6 хатын-кыз лаек булды. Дәүләт бүләкләрен исә ТР Премьер-министры Илдар Халиков зур канәгатьлек белән тапшырды.
Шушы мәртәбәле тантананы ачып, Татарстан Хөкүмәте башлыгы И.Халиков Казанның гүзәл затларын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм шәхсән үз исеменнән якынлашып килгән Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады. Хатын-кызларның гаиләдә, җәмгыятьтә, гомумән, кешелек дөньясында тоткан роле зур һәм җаваплы булуын ассызыклап әйтте. Сез - балалар тәрбияләүче, гомерегез буе без-ирләрнең гомер юлдашы, таянычы, һәм сезгә хатын-кыз, гаилә бәхете, балаларыгыз, оныкларыгыз игелеген телибез, диде. Бер дигән педагоглар, табиблар, фән баскычларыннан күтәрелүчеләр, кирәк икән - төзүчеләр, транспортчылар,.. – хатын-кызлар генетикасы шундый үзгә инде ул, дип, И.Халиков үзләренең хезмәтләре белән Казанда 2013 ел өчен үтә зур вакыйгаи бәйрәмне – XXVII Универсиаданы “ясаучылар”га рәхмәт әйтте.
Казанлыларны хөрмәтләү тантанасында башкала мэрының беренче урынбасары Оскар Прокофьев та катнашты.
Аннары үзләренең эшлекле сыйфатларын, иҗади куәтен җәмгыяви тормышта – гаиләдә, бизнеста, мәдәнияттә, сәламәтлек сагында, производствода, дәүләт идарәсендә уңышлы итеп файдаланган хәзерге заман хатын-кызының һәм ир-егетенең уңай образын булдыруны максат итеп үткәрелә килгән “Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз карашы” шәһәркүләм конкурсы 10 номинациядә бәяләнгәне искәртелде. Җыеп кына әйткәндә, конкурс җиңүчеләре 23 кеше булып, шуларның 3се – ир-егет. Номинантлар турында ратушаның күркәм залы түрендәге зур экраннарда видеороликлар мәгълүмат-белешмә бирелеп барды.
“Аерым танылу – Универсиада хатын-кызлары” номинациясендә җәмгысе 10 ханым бүләкләнде.
“Хатын-кыз – ана” номинациясендә 5әр бала анасы булган пенсиядәге Резидә Гарәфетдинова белән Валерия Васикова хөрмәтләнде.
“Хатын-кыз – мәдәният һәм рухилык” дип аталганында “Ядәм” мәчете карамагындагы сукырлар өчен укыту-тернәкләндерү үзәге директоры Эльмира Гыйльметдинова – Мәликә ханымга аерым хөрмәт күрсәтелде.
“Хатын-кыз – галимә” номинациясендә КДМУ профессоры Фәридә Вәлиева белән КФУ доценты Кадрия Фәтхуллова җиңүче дип танылды.
“Минем язмышым – минем һөнәрем” дигәнендә исә “Казанская ТЭЦ-3”нең химия цехы башлыгы Ираида Миронова, “Казметрострой” МУП участок маркшейдеры Надежда Головинская, “Хатын-кыз – бизнес-леди” “Ривьера” ҖЧҖ коммерция директоры Елена Войтко, өлкәннәргә каралган “Героиня третьего возраста” номинациясендә “ЖЭУ-12” ҖЧҖ ишегалды себерүчесе Елена Кутузова (ул 1945 елгы) бүләкләнде.
“Хатын-кыз – ел үрнәге” номинациясендә ТР Инвалидларның физкультура-спорт җәмгыяте рәисе Фәридә Сафиуллина җиңүче булды.
Шул рәвешле, 8 номинация гүзәл затларга каралган иде.
“Ир-егет - мәрхәмәтле йөрәк” номинациясендә җиңүче исеменә исә “Зарница” җитештерү берләшмәсе директоры Артур Абдулҗанов лаек дип табылды, “Ир-егет - лидер” дип аталганында – 7 нче шәһәр хастаханәсе баш табибы Марат Садыйков һәм “ПАТП №2” МУП директоры, шәһәр Думасы депутаты Альберт Мөхәммәтшин.
Бүләкләү тантанасы башкала сәнгать осталарының концерт программасы белән үрелеп барды. Соңыннан мөхтәрәм кунаклар фуршетка чакырылды.
“Татар-информ” МА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз