Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, халыкара класслы спорт мастеры Рушан Миңнегуловны һәм аның тренеры Радик Миңнегуловны XI Паралимпия кышкы уеннарында 20 километрга чаңгы ярышларында яулаган җиңүләре белән котлап, Хөкүмәт телеграммасы җибәрде.
«Кадерле Рушан! Хөрмәтле Радик Хәмитович! – диелә телеграммада. – Сезне чын күңелемнән XI Паралимпия кышкы уеннарында 20 километрга чаңгы ярышларындагы җиңүегез белән котлыйм. Күп еллар буена башкарган күнегүләр, җиңүгә омтылыш Рушан осталыгының нигезен тәшкил итте. Сез тырыш хезмәт нәтиҗәләре күрсәттегез, Россиянең Паралимпиададагы уңышларын арттырдыгыз. Россиягә алтын медальне Татарстан спортчысы – минем якташым, Саба егете бүләк итү икеләтә шатлык китерде. Сезгә ихластан бәхет, сәламәтлек, ниятләгән гамәлләрегезнең тормышка ашуын, спортта даими рәвештә җиңүләргә ирешүегезне телим.
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов».