Рөстәм Миңнеханов Бөтенроссия неврологлар җәмгыяте рәисе белән очрашты

2014 елның 13 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Атказанган фән эшлеклесе, Россия медицина фәннәре академиясе академигы, Н.И.Пирогов исемендәге Россия милли тикшеренү университетының неврология, нейрохирургия һәм медицина генетикасы кафедрасы мөдире, Бөтенроссия неврологлар җәмгыяте рәисе, профессор, медицина фәннәре докторы ЕвгенийГусев белән очрашты. ТР Хөкүмәт Йортында узган очрашуда шулай ук ТР Президенты ярдәмчесе Татьяна Ларионова катнашты.

Очрашу барышында Евгений Гусев Татарстанда гомумән медицинага, аерым алганда, неврологиягә булган игътибар өчен Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерде. Е.Гусев узган елда Казанда Төбәкара клиник-диагностика үзәге нигезендә республика баш тамыр үзәге ачылуны югары бәяләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International