Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Эрнст энд Янг" компаниясе җитәкчелегенең вәкилләре белән очрашты

2014 елның 17 марты, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Эрнст энд Янг» (Ernst&Young) компаниясе җитәкчелегенең вәкилләре белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Очрашуда Татарстан Республикасы ягыннан тагын ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов катнаштылар.  

Россиядә «Эрнст энд Янг» компаниясе вәкилләре кыскача агымдагы эшчәнлек, Татарстан Республикасы базарында компания казанышлары турында сөйләделәр.  

Очрашу барышында яклар Татарстан Республикасы һәм «Эрнст энд Янг» компаниясе арасындагы хезмәттәшлекнең алга таба перспективалары турында да фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International