Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында "Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалау фонды" дәүләт корпорациясенең Күзәтүчеләр советы рәисе С.В.Степашин һәм "Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалау фонды" дәләт корпорациясенең генераль директоры - идарәсе рәисе К.Г.Цицин белән очрашты.
Исегезгә төшерәбез, Сергей Степашин һәм Константин Цицин Казанга күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасын һәм гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү программасын Татарстан Республикасында гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча республика киңәшмәсендә катнашу өчен килделәр.
Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узачак.
Көннең икенче яртысында Сергей Степашин һәм Константин Цицин, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башкалар белән бергә, энергетиканың нәтиҗәле технологияләрен кулланып төзелә торган йорт нигезенә беренче ташны салу тантанасында катнашачаклар (Казан, Степан Халтурин урамы).