Казанда “Ел хәйриячесе-2013” республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды
2014 елның 17 марты, дүшәмбе
Бүген М. Җәлил иемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында “Ел хәйриячесе-2013” Республика конкурсы җиңүчеләре бүләкләнде. Конкурста катнашучыларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин, Татарстан Республикасы Милли банк президенты Евгений Богачев һәм башкалар тәбрикләде.
Тантананы Яр Чаллының “15 нче балалар музыка мәктәбенең “Бисеринки” хоры һәм “Ассорти” төркеменең “Летите, голуби” вокал-хореографик композициясе ачып җибәрде. Аннан соң тамашачыларга “Татарстанда хәйриячелек” видеосюжеты күрсәтелде. Әйтик, Яр Чаллы мэры Васил Шайхразиев үзенең юбилее уңаеннан хәйрия балы оештырып, бүләк сыйфатында алып киленгән акчаларны мохтаҗларга дип җыйган.
Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” Республика фонды Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев чыгышында, җиде ел элек Татарстанда Хәйрия елы игълан ителгәнен искәртеп узды. “Ул вакытта инде төрле юнәлешләр буенча изге гамәлләр күренә иде, шуңа күрә дәүләт сәясәте дәрәҗәсендә хәйриячеләр елын игълан итеп, бөтен Татарстан җәмәгатьчелегенә сигнал бирергә кирәк иде”, - диде Дәүләт Киңәшчесе һәм шушы идея хупланганы өчен рәхмәтен җиткерде. Минтимер Шәймиев билгеләп узганча, бүген хәйриячелек киң колач җәя бара, кайсы гына өлкәне алсак та, анда хәйриячелеккә урын бирелә. “Ни дисәк тә, без яхшырак, игелеклерәк була барабыз. Бу хәрәкәт Татарстанның билгеле бер имиджын тудыра. Без хәзер үз эшләребез аша канәгатьсезлек тудырган, күңелгә хуш килмәгән әйберләрне читләштерә барабыз. Хәзер шундый вәзгыять хөкем сөрә: изге эш кыласымы-юкмы икәнлеген түгел, ә аны ничек итеп яхшырак, үтемлерәк итеп эшләргә кирәклеген уйлыйбыз. Бу безнең казанышыбыз. Шулай итеп, без зур эшкә юл салдык”, - дип белдерде Дәүләт Киңәшчесе, барлык хәйриячеләргә зур рәхмәтен җиткерде һәм аларга эшләрендә исәнлек-саулык теләде.
Минтимер Шәймиев “Генерирующая компания” (Казан), “Казан вертолет заводы”, “Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсе”, “КамАЗ”, “Камгэсэнергострой” ачык акционерлык җәмгыятьләренә, “Газпром трансгаз Казан” җаваплылыгы чикләнгән ширкәте, “Болгар” милли хәйрия фонды, “Ак Барс СОЗИДАНИЕ”, “Дом Роналда Макдональда” хәйрия фондларына, М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры җитәкчелегенә бүләкләр тапшырды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин барысын да Россия һәм Беларусь халыкларының берләшүе көне белән котлады.
Искәртәбез, Россия һәм Беларусь халыкларының берләшү көне 2 апрельдә билгеләп үтелә.
«Россия һәм Белоруссия халыклары арасында тарихи урнашкан тыгыз элемтәләр мәдәниятләр, традицияләр һәм кыйммәтләр уртаклыгына, үзара хөрмәт һәм ярдәмгә нигезләнгән", - диелә котлау текстында.
Бүген «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы узды.
Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Төп тема - 2025 елда «Татарстан Республикасында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге» Татарстан Республикасы дәүләт программасын гамәлгә ашыруның барышы һәм 2026 елга бурычлар турында.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы рус теле буенча комиссия утырышы узды. Утырышны Татарстан Премьер-министры урынбасары, комиссия рәисе урынбасары Ләйлә Фазлыева үткәрде.