Казанда «Энергетика. Ресурсларны сак тоту» күргәзмәсе ачылды

2014 елның 18 марты, сишәмбе

Бүген Казанда «Энергетика. Ресурсларны сак тоту» 15-нче халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе эшен башлады. "Казан ярминкәсе" үзәгендә ачылу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТКХ реформалау фондының күзәтчелек советы рәисе Сергей Степашин, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, РФ энергетика министры урынбасары Антон Инюцын, ТКХ реформалау фондының генераль директоры - идарәсе рәисе Константин Цицин катнаштылар.

«Энергетика. Ресурсларны сак тоту» 15-нче халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе эшендә Россиянең 36 төбәгеннән 170 предприятие катнаша, шул исәптән 65 Татарстан компаниясе дә. Күргәзмәдә энергия һәм ресурскларны сак тоту өлкәсендәге алдынгы технологияләр, иң яңа җиһазлар тәкъдир ителгән.

«Әлеге күргәзмәдә без дөньяда булган прогрессны күрә алабыз, - дип белдерде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов. - Без монда күргән бик күп идеяләр, технологияләр безнең сәнәгать предприятиеләрендә, социаль-мәдәни, ТКХ юнәлешендәге объектларда кулланышка кертеләчәкләр».

«Безнең ил энергия эффективлыгы буенча дөнья стандартларына туры килергә тиеш, һәм бүгенге күргәзмә бу мәсьәләне хәл итәргә ярдәм итә», - дип саный ТР Президенты.

Ул РФ Энергетика министрлыгына энергия саклау өлкәсендәге программалары өчен рәхмәт белдерде. «Без әлеге программаларда актив катнашабыз, бу безгә яңа сыйфат дәрәҗәсенә ирешергә ярдәм итә», - дип билгеләп үтте Р.Миңнеханов. 

Ул күргәзмәдә катнашучыларга рәхмәт белдерде һәм бу чара кунаклар һәм катнашучылар өчен дә файдалы булыр дип ышанычын белдерде.

ТКХ реформалау фондының күзәтчелек советы рәисе Сергей Степашин чыгышында энергия саклауны ил өчен бик мөһим һәм җитди мәсьәлә булуын билгеләп узды. «Россия ресурсларга бай, әмма без әлеге ресурсларны бик җиңел сарыф итәбез. Гомумән безнең икътисад энергия сарыф итүчән, ә югалтуларның 70 % ТКХка туры килә, - дип белдерде С.Степашин. - Һәм мин Татарстанның бүген ТКХта энергия саклау буенча актив эшкә керешүенә бик шат, чөнки без ресурсларны саклларга тиеш».

РФ энергетика министры урынбасары Антон Инюцын Энергетика министрлыгы исеменнән катнашучыларны сәламләде. «Энергияне сак тоту һәм энергия эффективлыгын арттыру темасы бүгенге көндә бик актуаль. Икътисадның бөтен тармакларында да бу юнәлеш эше, ул технология һәм мәгариф процесслары белән бәйле, - дип ассызыклады А.Инюцын. - Татарстан - бу юнәлештә лидерларның берсе. Соңгы өч ел дәвамында производствоның энергия сыешлылыгы 11 %ка кимеде - бу Россия буенча уртача күрсәткечтән икеләдә артык. Шуңа күрә республиканың бу юнәлештәге эшчәнлегенә алга таба да ярдәм итәчәкбез снизилась».

Шулай ук, РФ энергетика министры урынбасары сүзләренчә, Татарстан энергоэффектив яшәү рәвешен алга таба этәрү буенча да алдынгы.

Тантанадан соң хөрмәтле кунаклар экспозицияне карадылар. Шулай ук бүген күргәзмә кысаларында "2013 елда энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру өлкәсендә республика программасын гамәлгә ашыру йомгаклары һәм 2014 елга бурычлар турында" Татарстан Республикасы Хөкүмәте утырышы булачак. Күргәзмә 20 мартка хәтле эшлиячәк. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International