Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Быел республиканың 42 муниципаль берәмлегендә 216 торак пунктның су басу зонасына эләгүе ихтимал
2014 елның 18 марты, сишәмбе
Татарстанда язгы ташу белән бәйле вәзгыять кискенләшкән очракта, су басу зонасына республиканың 42 муниципаль берәмлегендә 216 торак пункт эләгүе ихтимал. Бүген бу хакта ТР Хөкүмәте йортында язгы ташу белән бәйле рәвештә мөмкин булган гадәттән тыш хәлләрне булдырмау буенча чаралар күрү һәм язгы бозның куркынычлылыгы турындагы темага багышланган брифингта билгеле булды.
Су басу куркынычы янаган 42 муниципаль берәмлектә 6 мең 910 торак йорт урнашкан, анда 18 мең 846 кеше гомер кичерә.
Моннан тыш, су басу зонасына 75,3 км автомобиль юлы, 26 автомобиль күпере, 48 социаль әһәмияткә ия объект, 27 икътисад объекты эләгергә мөмкин. Нефть-, газүткәргечләр, шулай ук үләт базларына су басу куркыныч янамый.
Быел Татарстандагы торак пунктларны су басу рисклары фаразы Россия Гидрометцентры, Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе, “РусГидро” ААҖ, “Антистихия” үзәге мәгълүматларына нигезләнеп эшләнгән.
ТР гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Николай Суржко әйтүенчә, агымдагы елда язгы ташу, көзен туфракның дымлылыгы һәм кар запаслары буенча күпъеллык уртача күрсәткечләрнең артып китүе, шулай ук соңрак уртача тәүлеклек югары һава температуралары күзәтелүе белән аңлатыла.
Агымдагы елда Идел, Зөя, Казансу, Нократ, Минзәлә, Ык, Мишә, Сөн, Кече Чирмешән елгаларында язгы ташу көчле булыр дип фаразлана.
“Белгечләр тарафыннан гидротехник корылмаларның куркынычсыз эксплуатациясе мәсьәләләренә аеруча зур игътибар бирелә. Хәзерге вакытта ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм Россия экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге федераль хезмәте Идел буе идарәсенең уртак фәрманы нигезендә, буаларның 120 гидротехник корылмасында комиссия тикшерүләре алып барыла”, - дип белдерде Николай Суржко. Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә ресупбликада төрле сәбәпләр аркасында 199 буа бушатылмаган, алар арасында 23е 1 млн кубометр күләмгә ия. Республика территориясендә кар запаслары югары булуын күздә тотып, бу, гидротехник корылмаларда гадәттән тыш хәлләр барлыкка килүгә алшартлар тудыра.
Николай Суржко әйтүенчә, республиканың 12 районыннан бозны кузгату өчен шартлату эшләрен башкаруга заявкалар кабул ителгән. Кече елгаларның боз тыгылу куркынычы булган 23 участогында, 15 күпер аркылы чыгу урыны алдыннан шартлату эшләрен уздыру планлаштырылган. Башлыча Шушма, Сөн, Мишә, Минзәлә, Зөя елгаларында үткәреләчәк әлеге эшләргә 20 нче марттан тотыну ниятләнә.
Николай Суржко чираттагы язгы ташуга әзерлек барышында, гидротехник корылмаларны төзекләндерү, елга юлларын чистарту һәм тирәнәйтү, ярларны ныгуту, суүткәргеч торбаларны чистарту һәм төзекләндерү буенча чаралар башкарылганын искәртеп үтте. Язгы ташуга әзерлек чараларын финанслауга килгәндә, министр урынбасары хәбәр иткәнчә, гидротехник корылмаларны ремонтлау, елга юлларын чистарту һәм тирәнәйтү буенча эшләрне финанслау күләме арткан. Узган ел белән чагыштырганда, автомобиль юлларында суүткәргеч торбаларны ремонтлау һәм урнаштыруга финанслау артан. Ә ярларны ныгыту эшләренә исә, финанслау күләмнәре кисәк кимегән.
Республика территориясендә кар эрү процессы җанлы барганлыктан, 199 посттан гыйбарәт булган вакытлыча күзәтү челтәре төзелгән, шул исәптән, 55 – кече елгаларның боз тыгылу участокларында һәм 144 – потенциаль куркыныч һәм аварияле халәттәге буаларда.
“Татар-информ” МА
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз