Татарстан Президенты «Sanoh Industrial» компанииясе җитәкчелеге белән очрашты

2014 елның 19 марты, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Сано Индастриал» («Sanoh Industrial») компаниясенең башкарма директоры, глобаль маркетинг буенча директор урынбасары Хироши Адаши әфәнде белән очрашты.

Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Президентының тышкы икътисадый эшчәнлек буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов катнашты.

Сөйләшүләр Татарстан делегациясенең VI Россия-Японя инвестицион форумында катнашуы кысаларында алып барылды.

Яклар Татарстан Республикасы белән «Сано Индастриал» компаниясенең республика территориясендә автокомпонентлар җитештерү өлкәсендәге хезмәттәшлеге мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Sanoh Industrial компаниясе — автомобиль комплектлаучыларын җитештерүче Япония компаниясе. Ул ягулык трубкаларын, ягулык сиптерү системаларын, тиз тоташтыручылар, үткәргечле конденсаторлар чыгару белән шөгыльләнә. Компания филиаллары Бөекбританиядә, Германиядә, Франциядә, Россиядә эшләп килә. Төп офис Токиода урнашкан. Продукция заказчылары бөтен дөньяга мәгълүм Nissan, Toyota, Honda, Mitsubishi, Mazda, Suzuki, Isuzu автоконцерннары һәм башкалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International