Татарстан белән Япония арасындагы хезмәттәшлек спектры гаять зур. Бу хакта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов NHK япон телерадиокомпаниясенә биргә интервьюда белдерде.
NHK корреспонденты сорауларына җавабында Рөстәм Миңнеханов республика бизнесының Япония белән хезмәттәшлеккә тотрыклы кызыксынуы булуын раслады. Хезмәттәшлеккә потенциал гаять зур, дип ассызыклады ТР Президенты, булган багланышларны үстерергә, Татарстан проектларын гамәлгә ашыруда Япония компанияләре катнашуын киңәйтергә һәм бердәм предприятиеләр булдырырга кирәк.
Татарстан Республикасы Япония белән инде берничә эре бердәм проектларны гамәлгә ашыра, дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов. «Мицубиси Хэви Индастриз» һәм «Соджиц Корпорейшн» компанияләре белән «Аммоний» проекты буенча эш алып барыла, ТР ягулык-энергетика комплексы предприятиеләре «Мицуи» компаниясе белән уңышлы хезмәттәшлек алып баралар. «Йокогава электрик корпорейшн» компаниясе белән бергә республиканың иң эре предприятиеләрен сәнәгать автоматлаштыруы буенча эш алып барыла. Мондый проектларны ашыру ИТ, авыл хуҗалыгы, энергетика өлкәләрендә Россия-Япония хезмәттәшлеген киңәйтүгә уңай үрнәк күрсәтә.
Теләсә нинди дәүләтара конфликтлар, аңлашылмаучанлык һәм сәяси кискенлек бөтен дөнья илләренең икътисадый үсешенә зарар китерә ала, дип саный Татарстан Президенты. Аның сүзләренчә, нинди дә булса сәяси адымнарга җавап итеп икътисадый һәм башка төр санкцияләр кертү дөнья икътисадларының тотрыклыгына тискәре тәэсир итәргә мөмкин.
«Без Татарстан-Япония арасындагы үсеп килүче мөнәсәбәтләр һәм булган уртак проектлар белән канәгать», - дип ышандырды Рөстәм Миңнеханов интервьюсында. «Киләчәктә безнең мөнәсәбәтләр динамикасы үсә генә барыр дип ышанабыз». Япония бизнесы Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Ерак Көнчыгышта гына түгел, ә бөтен Россия базарынаактив рәвештә керергә тиеш. Кирәкле ресурслары, инфраструктуралары һәм кадрлары булган Россия төбәкләре, үзләрен күрсәтү өчен, бөтен мөмкинлекләрне дә кулланырга тиеш. Россия-Япония инвестицион форумы, Татарстан Президенты сүзләренчә, бу мөһим мәсьәләне хәл итәргә мөмкинлек бирә.