Татарстан Президенты Япония компанияләрен агросәнәгать комплексы өлкәсендә уртак проектларны тормышка ашырырга чакырды

2014 елның 19 марты, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов VI Россия-Япония инвестицион форумы кысаларында оештырылган “Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек сәнәгате” түгәрәк өстәлендә катнашты.

Түгәрәк өстәлдә катнашучылар авыл хуҗалыгы продукциясе белән сәүдә итү өлкәсендә хәзерге заман вазгыяте һәм перспективалар, агросәнәгать секторында ике илнең инвестицион потенциалы турында сөйләштеләр. Шулай ук авыл хуҗалыгы өлкәсендә Россия һәм Япония хезмәттәшлеге нигезендә төбәкләрнең үсеш мәсьәләсе каралды.

Үз чыгышында Татарстан Республикасы Президенты агросәнәгать комплексы секторына кертелгән инвестицияләрнең Ерак Көнчыгышны үстерүгә яхшы этәргеч бирүе белән килеште, ләкин Татарстан кебек Россиянең Европа өлешендәге төбәкләр отышлы географик урынына бәйле рәвештә шулай ук япон пратнерларына кызыклы булырга тиеш.

Республиканың инфраструктурасы, тизлекле тимер юллар, автомобиль һәм су юллары, барлык кирәкле чыганакларның булуы Татарстанда чит ил инвесторларының эшен уңайлы итә.

“Татарстан һәм Япония хехмәттәшлеге тарихы нефть химиясенә, нефть эшкәртүгә, машина төзелешенә нигезләнгән”, - дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов. - Терлекчелек, үсемлекчелек, авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү – безнең партнерлыкның яңа векторы була алырлык юнәлешләр”. Мисал итеп ул республика территориясендә ашырыла торган рапс май орлыкларын тирән эшкәртү буенча җитештерү комплексы төзелеше буенча инвестицион проектны китерде. 

Татарстан Президенты ышандырганча, Япония эшмәкәрләре өчен ике ил иминлегенә ике як өчен отышлы озак вакытлы эшне гарантияли торган барлык шартлар булдырылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International