Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Токиога эш сәфәре кысаларында «Иокогава Электрик Корпорейшен» компаниясе рәисе һәм баш башкарма директоры Шузо Кайхори әфәнде, шулай ук компаниянең президенты һәм баш операцион директоры Такаши Нишиджима әфәнде белән очрашты.
«Иокогава Электрик Корпорейшен» Татарстан Республикасы белән ун елдан артык хезмәттәшлек итә. Республикага китерелгән җайланмалар һәм күрсәтелгән хезмәтләр күләме 2003 елдан алып 170 млн. АКШ доллары тәшкил итте.
Очрашу барышында яклар «ТАНЕКО», «Казаноргсинтез», «ТАИФ-НК», «Амммоний», «Түбән Кама нефть химиясе» кебек Татарстан предприятиеләре белән гамәлгә ашырыла торган проектлар буенча фикер алыштылар.
Белешмә өчен:
«YOKOGAWA ELECTRIC CORPORATION» - инжиниринг компаниясе, ул үлчәү техникасы һәм сәнәгать автоматлаштыруы өлкәсендә эшли. Компания 88 компаниясе аша 55 илдә эшчәнлек алып бара. Барлык сатулар күләме 4,3 млрд. АКШ доллары тәшкил итә.