Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Панасоник» компаниясенең күргәзмә үзәгендә булды

2014 елның 20 марты, пәнҗешәмбе

«Panasonic» компаниясен һәм Татарстан Республикасын күптәнге продуктив багланышлар бәйли. Моны бүген «Panasonic» корпорациясе идарәче директоры Йошику Мията һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов компаниянең күргәзмә үзәгендә булганда расладылар.

2010 елда Казанда «Идея» технопаркы территориясендә «Панасоник» техник эшләнмәләре үзәге ачылды. Компания 2013 елгы Бөтендөнья җәйге универсиадасы партнеры булды. Уртак проектлар буенча җыелган тәҗрибә киләчәк хезмәттәшлек потенциалы турында сөйләргә ярдәм итә, дип ышанып әйттеләр яклар.

Татарстан делегациясенә «Panasonic center» буйлап экскурсия тәкъдим иттеләр һәм шәһәр хуҗалыгында компания тарафыннан кулланыла торган заманча мәгълүмат технологияләрен күрсәттеләр. Болар – “акыллы шәһәрләр” өчен (иминлек, сәламәтлек саклау, мәгариф өлкәсендә инновацион технологияләр), “акыллы йортлар” өчен (энергияне сак тоту өлкәсендә) комплекслы хәл ителешләр. «Панасоник» вәкилләре сүзләренчә, барлык эшләнмәләр дә бөтен дөнья буенча киләчәк буыннар өчен уңайлы тормыш рәвеше булдыру өчен билгеләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International