Бүген Токио шәһәрендә Татарстан Президентының «Митсубиси Хэви Индастриз» һәм «Соджиц» компанияләренең җитәкчелеге белән очрашуы узды.
«Мицубиси Хэви Индастриз» һәм «Соджиц» компанияләре 2010 елда имзаланган контракт буенча зур проектны гамәлгә ашыруда - "Аммоний" комплексы төзелешендә катнашалар(Менделеевск ш., Татарстан Республикасы).
«Әлеге проект Татарстан өчен генә түгел, ә бөтен Россия өчен дә мөһим. Без аңа бик зур әһәмият бирәбез һәм аны гамәлгә ашырудагы хезмәттәшлегебезне югары бәялибез», - дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан делегацясе вәкилләре очрашу барышында япон партнерлары белән проектны гамәлгә ашыруның барышы һәм агымдагы мәсьәләләр турында фикер алыштылар.