Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Япония Премьер-министрының махсус киңәшчесе, Япония Министрлар Кабинеты Канцеляриясе каршындагы Россия – Япония хезмәттәшлеген җайга салу мәсьәләләре буенча хосусый-дәүләт җаваплы секретаре Эйити Хасэгава әфәнде арасында эшче очрашу уздырылды.
Рөстәм Миңнеханов һәм Хасэгава әфәнде мәдәният һәм мәгариф өлкәсендә Татарстан һәм Япония хезмәттәшлеге перспективалары, аерым алганда, студентлар алмашу мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Татарстан Республикасы Президенты очрашу барышында Хасэгава әфәндене республикага килергә чакырды.