Татарстан Президенты КХДРга килде

2014 елның 21 марты, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Корея Халык-Демократик Республикасына килде. Пхеньян аэропортында аны Россиянең КХДРдагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Александр Тимонин каршы алды. Татарстан делегациясе составына шулай ук Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Руслан Кәбиров, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Николай Титов, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы башлыгы Шамиль Агиев, «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин, «ТАИФ» ААҖ Директорлар советы рәисе Рөстәм Сультиев, Казан (Идел буе) федераль университеты проректоры Марат Сафиуллин кергән.


Үз сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты КХДРның тышкы сәүдә министры, КХДР ЮГҖ Президиумы рәисе белән очрашачак, кайбер предприятиеләргә барачак. Делегация әгъзалары шулай ук профильле министрлыкларда аерым очрашулар уздырачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International