Саба районында Н.Миңнеханов истәлегенә өстәл теннисы буенча XIII Бөтенроссия турниры тәмамланды

2014 елның 23 марты, якшәмбе

Саба районында РСФСР, Татарстан АССР атказанган урманчысы, “Мактау билгесе” һәм “Октябрь революциясе” орденнары кавалеры Нургали Миңнеханов истәлегенә өстәл теннисы буенча XIII Бөтенроссия турниры тәмамланды. Бүләкләү тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Традиция буенча, турнир Саба районының Лесхоз бистәсендә уздырыла. Быел Татарстан районнары спортчылары арасында ярышлардан тыш, мемориал кысаларында Россия яшьләре арасында һәм 200 мең бүләк фонды белән Россиянең көчле спортчылары арасында турнир уза. Соңгысы РФ Спорт министрлыгының бердәм календарь планына кертелгән. Әлеге турнирда 1-8 нче урын алган спортчылар спорт мастеры нормативын үтиләр.

21 нче мартта Лесхозның боз сараенда старт алган ярышларда 9-40 яшьләрдәге ир-атлар һәм хатын-кызлар катнашты. Турнирның баш судьясы, өстәл теннисы буенча ТР баш тренеры Руслан Степанов билгеләп үткәнчә, бу мондый форматтагы бердәнбер турнир, анда республиканың бик күп спортчылары катнаша. Быел катнашучыларның саны кимегән – 2013 нче елда 28 команда килсә, быел - 17 генә.

Соңгы ярышлар тәмамлангач, җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы булды. Аларны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР урман хуҗалыгы министры Нал Мәһдиев, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, ТР Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов, ТР Өстәл теннисы федерациясе президенты Айнур Айдельдинов котлады.

Ир-атлар арасында беренче урынны Саба районныннан Саади Исмаилов алды, хатын-кызлар арасында - Сарман районыннан Әлфия Халикова. Гомумкоманда зачетында беренче урынны Саба районы командасы яулады.

Яшьләр арасында Саади Исмаилов һәм Казаннан Кристина Гречишникова турнирның җиңүчеләре булды.

Бөтенроссия турниры җиңүчеләрен парлы катнаш, ир-атлар һәм хатын-кызлар, шулай ук ялгыз разрядларда бүләкләделәр. Ялгыз разрядта беренче урынны Мәскәүдән Маргарита Фетюхина һәм Михаил Гладышев алды, хатын-кызлар арасында парлы разрядта - Казаннан Виктория Лебедева һәм Кристина Гречишникова, ир-атлар арасында – Самарадан Андрей Букин һәм Карелиядән Артур Григорьев, катнаш парлар арасында – Мәскәүдән Михаил Гладышев һәм Түбән Новгородтан Елена Абаимова.

Шулай ук бүләкләрне турнирның иң яшь катнашучысы, тренерлар алды. Алтын мактау билгесен һәм районның мактау грамотасын, җир кишәрлегенә сертификат һәм 100 мең сумны Сочидагы Паралимпия уеннары призеры Рушан Миңнегулов алды.

Бүләкләрне тапшырганда, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, әлеге турнир елдан-ел популярлаша бара.

“Татарстан районнарының һәм ил төбәкләренең актив катнашуы – ул ТРда спортка күрсәтелә торган игътибар”, - дип белдерде республика башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International