Казанга Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев эш сәфәре белән килә

2014 елның 25 марты, сишәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев Татарстан Республикасына (Идел буе федераль округы) эш сәфәре белән килә. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар белән Дмитрий Медведев Казанда "КАПО-Композит" ЯАҖнә, "КАИ-Лазер" сәнәгать лазер технологияләренең региональ инжиниринг үзәгенә һәм "Navigator Campus" технопаркына барачак.

Шулай ук Россия Хөкүмәте Рәисе Казан дәүләт энергетика университетында "Энергия сак тоту өлкәсендә компетенцияләр һәм технологияләр үзәге"н карыйячак. Анда ул студентлар белән очраша.

Чараларда РФ Хөкүмәте Рәисенең урынбасары Дмитрий Дворкович, Идел буе федераль округында РФ Президентының тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, РФ мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов катнашачаклар дип көтелә.

Тулырак мәгълүмат - пресс-релизда.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International