Инновацион территориаль кластерларны үстерү синергетик нәтиҗә бирергә, яхшы мәгънәсендә чылбырлы реакция тудырырга тиеш. Бүген бу хакта Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев Казандагы киңәшмәдә хәбәр итте, киңәшмә Казан дәүләт энергетика университетында (КДЭУ) узды.
Исегезгә төшерәбез, Дмитрий Медведев бер көнлек эш сәфәре белән Казанда.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округында тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Россия Федерациясе Хөкүмәте вице-премьеры Аркадий Дворкович һәм башкалар катнашты.
«Без инновацион территориаль кластерлар үсеше буенча фикер алышырга җыелдык, - диде Дмитрий Медведев, киңәшмәне ачып. – Без моны юкка гына Татарстанда уздырмыйбыз, чөнки республика моның белән күп шөгыльләнә, аерым уңышлары да бар.
Дмитрий Медведев искә төшергәнчә, илдә дәүләт икътисадый программасы бар – «2020 елга кадәр үсеш һәм инновацион икътисад». Инновацион кластерларны формалаштыруга анда ел саен 5 млрд. сумга кадәр күләмдә акчалар салынган. Бу тәҗрибә таралырга тиеш, үсеш институтлары аны үзләштерергә тиеш. Бүгенге очрашуыбызның мәгънәсен беләсезме мин нәрсәдә күрәм. Мин Татарстанга чыннан да Рөстәм Миңнеханов чакыруы буенча килдем, чөнки бизнес алып баруның нәтиҗәле һәм перспектив модельләрен без пропагандаларга тиеш, бигрәк тә инновацияләр кебек катлаулы өлкәдә. - Безгә Россия турында заманча, югары инновацион ил буларак сөйләр өчен драйв җитми».
Киңәшмә барышында ДмитрийМедведевка авыр чыгарыла торган запаслар шартларында, суы күп булган нефть чыгару эше буенча «Татнефть» компаниясе планнары турында сөйләделәр.
«Сланец нефте – яхшы юнәлеш, - дип әйтте Дмитрий Медведев. – Әмма без нәтиҗәләрне алдан тикшерергә тиеш, һәм бу - фәнгә сорау».
Импортны алыштыру мәсьәләсенә килгәндә, дип әйтте Дмитрий Медведев, без бу энәгә бәйле, шулай да күбесен үзебез эшли алабыз.
Кама җитештерү-территориаль кластер үсешенең мәсьәләләре турында “ТАИФ” ААҖ генераль директоры урынбасары, “Түбән Кама нефтехим” ААҖ Директорлар советы рәисе Владимир Бусыгин хәбәр итте.
Navigator Campus шәхси технопарк Директорлар советы рәисе Равиль Ибраһимов 3Д-принтерлар өчен комплектлаучы җайланмалар эшләүне тәкъдим итте. «Бу проектны карарга кирәк, - дип әйтте Дмитрий Медведев. – Сезнең Татарстанда барысы да кулдан килә».
“Химград” технополисы нигезендә нефть химиясе продукциясен өстәмә эшкәртү һәм бу инновацион мәйданчыкны алга таба үстерү турында “Химград” технополисы Директорлар советы рәисе Альберт Кәримов сөйләде.
Инновацион территориаль кластерларны алга таба үстерү буенча тәкъдимнәр белән тагын Самара, Ульян өлкәсе, Мордовия, Красноярск вәкилләре чыгыш ясады.
Без финанслауны инновацион проектларның план буенча үсешенә кадәр җиткерергә тырышырбыз, дип хәбәр итте Дмитрий Медведев. – Инновацион үсешкә таба юнәлеш безнең ил өчен иң мөһиме. Инновацияләргә керемнәр булмаса, безне күңелсез көннәр көтә.