Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Гадел Россия” партиясе рәисе, “Гадел Россия” партиясенең Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасындагы фракциясе җитәкчесе Сергей Миронов белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда “Гадел Россия” партиясенең Татарстан Республикасында региональ бүлекчәсе Советы рәисе Рушания Билгильдиева, Татарстан Республикасы Аппараты җитәкчесе урынбасары – Татарстан Республикасы Президентының Тышкы сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе Александр Терентьев һәм башкалар катнашты.
Исегезгә төшерәбез, Сергей Миронов эш сәфәре белән Казанда (2014 елның 26–27 марты). Кичә, 26 мартта, ул югары технологияләр өлкәсендә технопарк - ИТ-парк эше белән танышты, «Иннополис» юлдаш инновацион шәһәрчеге проектын тәкъдир итүдә катнашты, эше буенча очрашулар уздырды.
Бүген ММЧ өчен матбугат конференциясе уздырды, анда “Гадел Россия” партиясе рәисе Татарстан Республикасының яңа сайлау циклындагы үсеш перспективалары турындагы сорауларга, шулай ук Россия һәм Татарстанның сәяси тормышы турындагы сорауларга җавап бирде.
Татарстанда булу кысаларында шулай ук Сергей Мироновның “Гадел Россия” партиясенең Татарстан Республикасында региональ бүлекчәсе партактивы белән очрашуы планлаштырыла.