Рөстәм Миңнеханов ИФО Советы утырышында катнашты

2014 елның 28 марты, җомга

Идел буе федераль округында әйләнә-тирә мохитне саклау, урман хуҗалыгы, табигатьтән файдалануны оптимальләштерү өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру мәсьәләләре бүген Уфа шәһәрендә узган Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округында тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы совет утырышында каралды, анда Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округында тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Шулай ук утырыш эшендә Россия Федерациясе Табигать ресурслары министры урынбасары – Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе Владимир Лебедев, Россия Федерациясе генераль прокуроры урынбасары Сергей Зайцев катнашты.

М.Бабич утырышны ачып, билгеләп үткәнчә, тулаем Россиядә һәм аерым алганда округта сәнәгать, икътисад үсә, яңа предприятиеләр ачыла. Шуңа күрә әйләнә-тирә мохиткә йөкләнеш арта.  

М.Бабич китергән күрсәткечләр буенча, Идел буе федераль округына һавага чыгарылган бөтенроссия йөкләнешенең 16%ы һәм агызып чыгарган суларның 17%ы туры килә. Төп проблемалар арасында Тулы вәкаләтле вәкил законнардагы җитешсезлекләрне атады.  

Михаил Бабич табигатне саклау чараларын финанслауның җитмәвен билгеләп үтте. 2013 елда округның 14 регионыннан 8 генә үзләре штрафлар һәм әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты өчен түләүләр рәвешендә алган суммалардан кимрәк суммадарга 8 регионы гына табигатне саклау чаралары уздырган.  

Урман хуҗалыгы тармагындагы проблемалар – урман фонды турында тулы мәгълүмат булмау, искергән техника паркы.  

Утырышта төп нотык белән эш төркеме рәисе – Башкортостан Президенты Рөстәм Хәмитов чыгыш ясады. Ул Идел буе федераль округында атмосфераның пычрану дәрәҗәсе зур булуны билгеләп үтте. Атмосферага чыгарып ташлауларның гомуми күләме округта 2013 елда 5 миллион тоннадан арткан. Төп пычрату чыганаклары – сәнәгать предприятиеләре һәм транспорт.  

Атмосферага йөкләнешне киметү өчен газ-мотор ягулыгы базарын үстерергә, «Евро-4» и «Евро-5» ягулык евростандартларын гамәлгә кертергә, шәһәрләрдә электротранспортны үстерергә кирәк дип саный нотыкчы.  

Идел буе федераль округында 13 меңләп гидротехник корылма санала, шуларның дүрттән беренең милекчеләре бар. Рөстәм Хәмитов хәбәр иткәнчә, бары тик Марий Эл белән Татарстанда гына барлык гидротехник объектларның милекчеләре бар.  

Идел буе федераль округы өчен үткән елларда җыелган экологик зыян объектларының күп булуы зур проблема. Округ территориясендә шундый 65 объект исәпләнә. Асылда бу пычранган сәнәгать мәйданчыклары. Ябылган предприятиеләр урыннары чистартылмаган.  

Урманнардан файдалануда, Р.Хәмитов сүзләренчә, икътисадның урман секторына идарә нәтиҗәлелеген арттырырга кирәк. Идел буе федераль округында 40 млн гектар җир урманнар белән капланган.  

Рөстәм Хәмитов Идел буе федераль округындагы барлык регионнарда да автоматлаштырылган экологик мониторинг булдырырга өндәде.

Юлдаш нефть газын утильләштерү турындагы нотык белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, сизелерлек экологик зыян белән бергә юлдаш газны яндыру җитди икътисадый проблемага әйләнеп бара - нефть-газ химиясе өчен бик кирәкле чимал юкка чыгарылып бара. Факелларда аны яндыруга, электр энергиясе алу өчен 39 млрд. кубометр юлдаш нефть газы яндыруга бәйле рәвештә ел саен 17млн тоннадан артык кыйммәтле чимал юкка чыгарыла. 32 млрд кубометр гына эшкәртелә. 

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, ел саен Татарстанда "Татнефть" ААҖ һәм кече нефть компанияләре 1 млрд кубометр юлдаш газ чыгаралар. "Татнефть" буенча юлдаш газны рациональ куллану дрәҗәсе 95,1 %ка җитте, кече компанияләрдә 2013 ел нәтиҗәләре буенча бу күрсәткеч 89 % тәшкил итте. 

"Миңнебай газ эшкәртү заводында алга таба компонентларын нефть химиясе чималы буларак куллану өчен газ җыю системасын үстерү һәм аны эшкәртүне газ куллану эффективлыгының приоритет юнәлеше дип саныйбыз", - дип белдерде Татарстан Президенты.

Хәзерге вакытта Миңнебай газ эшкәртү заводына юлдаш газны китерүнең еллык күләме 690 млн кубометр тәшкил итә, ә "Казаноргсинтез" ихтыяҗлары өчен этан җитештерү - 150 мең тонна.

Татарстанда юлдаш газны куллануның башка бер юнәлеше - элект энергиясен һәм җылылык җитештерү. 

"Шулай да безне хәзерге вакыттагы кече компанияләр тарафыннан юлдаш газны утилизацияләүнең  (89%) түбән дәрәҗәсе канәгатьләндерми", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Аның сүзләренчә, кече нефть компанияләр ашыручы проектлар 2014 ел ахырына кадәр юлдаш газны утилизацияләүнең 95%  дәрәҗәсенә чыгарга мөмкинлек бирә. 

Утырышта Р. Миңнеханов чыгышы вакытында билгеләп үткәнчә, уңай үзгәрешләр булуга карамастан, юлдаш нефть газын һаман да кыйммәтле газ химиясе ресурсы дип кабул ителмичә, нефть эшкәртүнең өстәмә продукты буларак кабул ителә. Шуңа күрә, Татарстан Президенты фикеренчә, җиңел газ чималы нефть химиясе производствосының табышлыгын арттырырга мөмкинлек бирүен истә тотып, чыгарыла торган бөтен углеводородларның тирән эффектив эшкәртелүен тәэмин итәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International