Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Казанда ЗАГС органнары җитәкчеләренең бөтенроссия киңәшмәсе ачылды
2014 елның 2 апреле, чәршәмбе
Бүген Казанда РФ субъектлары башкарма хакимиятенең ЗАГС органнары җитәкчеләре белән бөтенроссия киңәшмәсе ачылды. Беренче утырышта Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Россия Федерациясе субъектлары башкарма хакимиятенең ЗАГС органнары җитәкчеләре белән гражданлык хәле актларының дәүләт теркәвен камилләштерү мәсьәләләре буенча бөтенроссия киңәшмәсе 2-3 апрель көннәрендә РФ Юстиция министрлыгы тарафыннан уздырыла.
Киңәшмәдә РФ Юстиция министрлыгы вәкилләре, Россия Федерациясе субъектлары башкарма хакимиятенең ЗАГС органнары җитәкчеләре катнашты.
Киңәшмәдә бүгенге көн этабында гражданлык хәле актларын дәүләт теркәве өлкәсендәге эшчәнлекне камилләштерү, ЗАГС органнарының ведомствоара үзара мәгълүмати бәйләнешләрен гамәлгә ашыруда катнашуы, гражданлык хәле актларын дәүләт теркәве буенча электрон төрдә хезмәтләр күрсәтү мәсьәләләре каралачак.
Киңәшмә программасына Татарстанның гражданлык хәле актларын дәүләт теркәвендә вәкаләтле булган органнарны мәгълүматлаштыру өлкәсендә Татарстан тәҗрибәсе, республиканың ЗАГС органнары системасында “Электрон Татарстан” республика максатчан программасын тормышка ашыру тәҗрбәсе, ведомствоара хезмәттәшлек, гражданлык хәле актларын дәүләт теркәве буенча электрон төрдәге хезмәтләр белән танышу керә.
РФ Юстиция министры урынбасары Елена Борисенко киңәшмәне ачып, мондый киңәшмә узган елда Санкт-Петербургта үткәрелгәнен билгеләп үтте. “Киңәшмәдә катнашучыларның барысына да Татарстандагы эш тәҗрибәсе белән танышу кызыклы булыр дип уйлыйм. Нәтиҗәле мәгълүмати алмашуны оештыру – ул Татарстанда безгә иң кызыклы булган тәҗрибә”, - дип белдерде Елена Борисенко.
Илдар Халиков үз чиратында, Казанда мондый чараны кабул итүгә республика җитәкчелегенең шат булуын белдерде. “Безнең үз тәҗрибәбез белән уртаклашасыбыз, һәм башка төбәкләрдәге коллегаларыбызның тәҗрибәсен аласыбыз килә”, дип белдерде ул.
ТР Хөкүмәте башлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанда 2013 нче елда 160 меңнән артык гражданлык хәле актлары теркәлгән. Республиканың ЗАГС органнары алдында автоматизация системаларын киңәйтү буенча бурычлар тора. “Сүз агымдагы эшчәнлекне автоматлаштыру турында гына түгел, алдагы чорларның базасын формалаштыру турында да бара”, - дип ассызыклады Илдар Халиков.
Илдар Халиков хәбәр иткәнчә, соңгы 5 елда республика бюджеты хисабына республиканың муниципаль берәмлекләрендә 20 ЗАГС бүлеге яңа биналарга урнашкан. Электрон рәвештә Татарстанда күп эшләр эшләнә һәм дәүләт хезмәтләре күрсәтелә. Республикада ай саен электрон төрдә 2,5 млн хезмәт күрсәтелә. “Бу модага иярү түгел, бәлки республикада яшәүчеләр өчен уңайлылыкны арттыру ысулы”, - дигән ышаныч белдерде Илдар Халиков.
Ул киңәшмәдә катнашучыларга Казанда нәтиҗәле эшчәнлек теләде һәм аларны республика башкаласына тагын килергә чакырды.
ТР Президенты матбугат хезмәте. Михаил Миронов
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз