Селектор киңәшмәсен федерация субъектлары белән Россия Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев уздырды.
Дмитрий Медведев хәбәр иткәнчә, фаразлаулар буенча хәзерге вакытка су басу куркынычы булган зонага 4,5 мең торак пукт керә. Апрельдә су басу илнең европа территориясендә һәм азия территориясенең көньяк өлешендә, аннан соң, апрель-майда азия өлешендә һәм Ерак Көнчыгышта көтелә.
Урманнардагы янгыннарга килгәндә, аларның саны ел башыннан 500 гә җиткән. Янгыннарның төп өлеше Приморье краена туры килә – 85%. Барлыгы янгын куркынычы зонасына 7 мең торак пункт керә, дип белдерде Дмитрий Медведев.
Без иң катлаулы чорга керәбез, барлык хезмәтләрнең дә әзерлеге югары дәрәҗәдә булырга тиеш, дип ассызыклады ул.
Татарстан Республикасында чәчү кампаниясе ахырына якынлаша. Сабан культуралары 1 млн.611 мең га мәйданда чәчелгән, бу планнан 94%. Мондый мәгълүматларны бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин китерде.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.