Татарстан Республикасы вәкилләре Дубайда ел саен уздырыла торган IV инвестиция форумы кысаларында эшлекле очрашулар уздырды

2014 елның 8 апреле, сишәмбе
Бүген Дубайда ТР Инвестиция үсеше агентлыгы җитәкчесе Линар Якуповның Хосусый сектор үсеше буенча Ислам корпорациясе төбәк бүлекчәсе (Азия) директоры Әхмәд Халид белән очрашуы булды.

Очрашу IV инвестиция форумы (Annual Investment Meeting, AIM) кысаларында узды. Очрашу барышында “Хаҗ” инвестицион-туплау фондын булдыру вариантлары турында фикер алыштылар. Ике яктан да катнашучылар үрнәк сыйфатында Малайзия хаҗилары өчен булган фондның бизнес-моделен карадылар.

“Ел саен Татарстанда хаҗ кылучылар саны арта бара, һәм хәзер мондый фонд булдыру мәсьәләсе бик актуаль”, -дип белдерде Линар Якупов. Аның сүзләренчә, мондый фонд кешеләргә акчаларын салып куеп , ә кирәкле сумма туплангач хаҗ кылырга бару мөмкинлеген бирәчәк.

Бүген үк, көннең икенче яртысында, AIM форумы кысаларында Invest in Tatarstan инвесторлары өчен Татарстан Республикасының инвестицион мөмкинлекләрен тәкъдир итү булды. Линар Якупов республиканың инвестицион ачыклыгы турында һәм инвестор-компанияләргә ярдәм буенча максатчан дәүләт сәясәте турында сөйләде.

Бу чарада шулай ук “Иннополис” махсус икътисади зона” ААҖ генераль директоры Игорь Носов катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International