Рөстәм Миңнеханов: Кулланучылар кооперациясе эшчәнлеген саклау һәм үстерү мәсьәләсе республика өчен бик мөһим

2014 елның 12 апреле, шимбә

Кулланучылар кооперациясе эшчәнлеген саклау һәм үстерү мәсьәләсе Татарстан өчен бик мөһим. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә белдерде.

Киңәшмәне республиканың бөтен муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырда. Чарада Татарстан республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. 2014 нче елның 1 нче кварталында эшчәнлек нәтиҗәләре турында доклад белән “Татпотребсоюз” идарәсе рәисе Мәхмүт Фәттахов чыгыш ясады.  

Ул агымдагы елның 1 нче кварталында эшчәнлек күләмен киметкән район кулланучылар җәмгыятьләрен билгеләп үтте. Моннан тыш, Мәхмүт Фәттахов “Татпотребсоюз” кысаларында эш алып барылмый торган территорияләрне атады.

Аның чыгышын шәрехләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, кулланучылар кооперациясе системасы озак еллар дәвамында нәтиҗәле булды һәм үзенең кирәклеген раслады.

Бүген тупланган тәҗрибәне куллану мөһим, - дип ассызыклады ул.

Татарстан Президенты сүзләренчә, кулланучылар кооперациясе системасының мөһим социаль функциягә ия булуын онытмаска кирәк. Моннан чыгып, безгә кулланучылар кооперацияләренә карата мөнәсәбәтне формалаштырырга кирәк, - дип белдерде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International