Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Түбән Кама нефть химиясе" ААҖнең полистироллар җитештерүнең дүртенче линиясен эшләтеп җибәрү тантанада катнашты. Чарада "ТАИФ" ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, "Түбән Кама нефть химиясе" ААҖнең директорлар советы рәисе Владимир Бусыгин, "Түбән Кама нефть химиясе" ААҖ генераль директоры Олег Нестеров, "Татнефть" ААҖ генераль директоры Наил Маганов һәм башкалар катнашты.
Дүртенче линияне төзү 2013 елның беренче кварталында башланды, декабрь аеннан эшләтеп җибәрү эшләренә керештеләр. "Түбән Кама нефть химиясе" ААҖ генераль директоры Олег Нестеров хәбәр иткәнчә, җайланмада 13 төрле маркалы полистирол җитештерү каралган. Яңа линия җитештерү күләмен арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында билгеләп үткәнәчә, бүген - предприятие өчен генә түгел, ә бөтен республика өчен истәлекле көн. "Түбән Кама нефть химиясе" ААҖ - илнең иң эре нефть химиясе предприятиеләренең берсе, дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов. Полистиролларны җитештерүнең дүртенче линиясе - бөтен коллективның бергәләшеп эшләвенең нәтиҗәсе ул, дип әйтте ул. Республика өчен һәм ил өчен бу бик мөһим, чөнки имппортны алыштыруны тәэмин итә.
Рөстәм Миңнеханов бөтенесенә рәхмәт белдерде һәм "Түбән Кама нефть химиясе" ААҖ хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы бүләкләрен тапшырды.
Шуннан тантанада катнашучылар линияне эшләтеп җибәрүне символлаштырган ноктага бастылар.