Татарстан Президенты Урумчида махсус икътисадый зонада булды

2014 елның 15 апреле, сишәмбе

Бүген Кытайга эш визиты кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Урумчи шәһәренең инновацион һәм икътисадый үсеш зонасында булды. Ул махсус икътисадый зонаны булдыру һәм аның эшчәнлеге тәҗрибәсе белән танышты.  

Урумчидагы инновацион һәм икътисадый үсеш зонасының гомуми мәйданы 480 квадрат километр,  шул исәптән сәнәгать предприятиеләренә 133 квадрат метр каралган.

Биредә 2,6 млн. квадрат метр торак төзеләчәк. Шулай ук территориядә югары тизлекле поездлар өчен вокзал булачак - 300 км/с тизлек белән пассажирлар Урумчидан Пекинга кадәр 12 сәгатьтә барып җитә алачаклар.

Инновацион һәм икътисадый үсеш зонасы вәкилләре сүзләренчә, җитештерү төрләре биредә бик күп. Бу металлургия, электроэнергетика, азык-төлек сәнәгате, электроника һәм медицина җиһазларын җитештерү, машина төзелеше.  Барлыгы зонада 358 урта һәм эре предприятие эшли. Резидентлар арасында иң танылган компанияләр - Volkswagen, Coca-Cola, Heineken.

2012 елда зонага инвестицияләрнең гомуми күләме 40 млрд юаньнан артык булды (6,6 млрд доллар).

Татарстан Президенты һәм республика делегациясе вәкилләренә зонаның презентациясе үткәрелде, кунакларга резидент компанияләр продукцияләре күргәзмәсен күрсәттеләр,  "бер тәрәзә" формасындагы документларны регистрацияләү системасы белән таныштырдылар. 

Рөстәм Миңнеханов махсус икътисадый зонаны булдыру тәҗрибәсендә кызыксыну белдерде һәм ТР Инвестицион үсеш агентлыгына аны игътибар белән өйрәнүне йөкләде.

Визит ахырында Татарстан Президенты инновацион һәм икътисадый үсеш зонасының мактаулы кунаклар китабында язу калдырды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International