Татарстан Республикасы сәнәгать комплексының тотрыклы эшчәнлеге республикага күп кенә социаль-икътисади бурычларны хәл итәргә мөмкинлек бирә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Куркынычсызлык советының, ТРда Террорчылыкка каршы комиссиянең, ТРда хокук тәртибен тәэмин итү буенча Координацион киңәшмәнең киңәйтелгән уртак утырышында белдерде. Утырыш Казан Кремленең Вәкиллек корпусында узды, анда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Куркынычсызлык советы секретаре Валерий Власов һәм башкалар катнашты.
Производство объектларында сәнәгать куркынычсызлыгының торышы һәм Татарстан Республикасы ягулык-энергетика комплексы объектларының террорчылыктан саклау торышы уртак утырышның темасы булды.
Татарстанда куркыныч производство объектларында сәнәгать иминлеген тәэмин итү мәсьәләсе, производство предприятиеләренең шартлауларга һәм янгыннарга карата тотрыклылыгы һәрвакыт республика өчен актуаль.
Татарстанда куркыныч җитештерү объектларында сәнәгать иминлеген тәэмин итү буенча системалы эш оештырылган һәм алып барыла. Татарстан Президенты шулай ук ассызыклап әйткәнчә, күп кенә сәнәгать объектлары экстремизм оешмаларында аерым кызыксыну уята.
Доклад белән Экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге буенча федераль хезмәтнең Идел буе идарәсе җитәкчесе (Ростехнадзор) Борис Петров чыгыш ясады.
Киңәшмә барышында предприятиеләрдә һәлакәтләрнең саны турында мәгълүмат әйтелде, техник җиһазларның сәнәгать куркынычсызлыгын тикшерүгә бәйле экспертизаларның сыйфат проблемасы күтәрелде, производство объектларында сәнәгать куркынычсызлыгын тәэмин итүнең башка актуаль мәсьәләләре каралды.