Татарстан ел саен үткәрелә торган Бөтенроссия спорт форумын Казанда уздыру инициативасы белән чыга
2009 елның 23 марты, дүшәмбе
Татарстан Республикасы ел саен үткәрелә торган Бөтенроссия спорт форумын Казанда уздыру инициативасы белән чыга. Бүген Сочида Россия Президенты каршындагы Физкультура һәм спортны үстерү советының күчмә утырышында чыгыш ясаганда, бу турыда Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов искәртте.
Татарстанның хөкүмәт башлыгы Россия Президенты Дмитрий Медведевка Казанда Универсиада-2013 объектларын төзү эшенең ничек баруы турында кыскача мәгълүмат бирде. Шуннан соң ул Россия Президенты Дмитрий Медведевка ел саен үткәрелә торган Бөтенроссия спорт форумын уздыру инициативасы белән элегрәк Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев мөрәҗәгать итүен искәртте.
Әйтик, Минтимер Шәймиев беренче Бөтенроссия спорт форумын 2009 елның октябрендә Казанда үткәрергә тәкъдим иткән була.
“Татарстанлылар 2013 ел Универсиадасына яхшы хәзерләнеп, аны югары дәрәҗәдә уздырырга омтылалар”, - диде Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренә караганда, спорт форумнарын үткәрү дөньякүләм дәрәҗәдәге спорт ярышларына нәтиҗәле әзерләнүнең бер формасы булачак.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте
Бүген Казанда Пушкин исемендәге концерт залында МХО буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры ярдәмчесе, Татарстан Республикасы буенча элеккеге федераль инспектор, легендар генерал Ренат Тимерҗанов белән хушлашу тантанасы узды.
Гражданнар панихидасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Эчке эшләр министрлыгының РФ субъектлары башкарма хакимияте органнары белән үзара хезмәттәшлекне җайга салуны җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин итү буенча Баш идарәсе башлыгы Ленар Габдерахманов, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов, Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры урынбасары Алексей Соколов, Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең элеккеге башлыгы (1998-2004 елларда) Александр Гусев, Ренат Тимерҗановның туганнары һәм якыннары, хезмәттәшләре катнашты.