Рөстәм Миңнеханов Россия төзүчеләре ассоциациясе президенты Николай Кошман белән очрашты

2014 елның 18 апреле, җомга

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия төзүчеләре ассоциациясе президенты Николай Кошман белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук ТР Президенты ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин катнашты. 

Яклар илдә һәм, аерым алганда, Татарстанда төзелеш өлкәсенең үсеше мәсьәләләре, төзелеш күләмнәре, торакны сафка кертү мәсьәләләре  һәм башка темаларга сөйләштеләр. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International