Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Казанда Россия ватандашларының Халыкара яшьләр форумы узды
2014 елның 21 апреле, дүшәмбе
Бүген Казанда Россия ватандашларының Халыкара яшьләр форумы үзенең эшен башлап җибәрде. Форумның ачылышында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, БДБ, чит илләрдә яшәүче ватандашлар эшләре буенча һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек буенча федераль агентлык җитәкчесе Константин Косачев, РФ Тышкы эшләр министрлыгының чит илләрдәге ватандашлар белән эшләү буенча департамент директоры Анатолий Макаров, ТР Вице-премьеры Юрий Камалтынов катнашты.
Чит илләрдә яшәүче Россия ватандашларының “Яшьләр, фән, инновацияләр” Халыкара яшьләр форумы Казанда 21 апрельдән 24нә кадәр узачак. Форум эшендә 45тән артык илдән 120 вәкил катнаша (Абхазия, Әзербайҗан, Әрмәнстан, Белоруссия, Казакъстан, Кыргызстан, Латвия, Литва, Молдавия, Таҗикстан, Үзбәкстан, Украина, Эстония, Көньяк Осетия, Австралия, Австрия, Алжир, Аргентина, Бельгия, Болгария, Бразилия, Бөекбритания, Израиль, Ирландия, Испания, Италия, Канада, Коста-Рика, Куба, Люксембург, Македония, Марокко, Нидерланд, Яңа Зеландия, Норвегия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Польша, Португалия, Сербия, АКШ, Төркия, Франция, Германия, Чехия, Чили).
Форумда РФ Тышкы эшләр министрлыгыннан, Яшьләр эшләре буенча федераль агентлыктан, Татарстан Республикасы Хөкүмәтеннән дәрәҗәле кунаклар, шулай ук фәнни экспертлар, Татарстанның югары уку йортлары һәм инновацион предприятиеләре вәкилләре катнаша.
Форумны оештыручылар – РФ Тышкы эшләр министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте.
Бүген форумның ачылышында анда катнашучыларны һәм кунакларны Анатолий Макаров сәламләде. Ул РФ тышкы эшләр министры Сергей Лавровның сәламен җиткерде.
Илдар Халиков шулай ук республика җитәкчелеге исеменнән форумда катнашучыларны сәламләде. Ул форумның Казанда узуы өчен РФ Тышкы эшләр министрлыгына рәхмәт белдерде. “Татарстан өчен форумның хәзерге темасы бик үзенчәлекле. Республикага нәкъ менә яшьләргә йөз тоту хас. Ә безнең чит илләрдә яшәүче бүгенге кунакларыбыз, республика белән күп юнәлешләр буенча элемтә тоту мөмкинлекләренә ия, һәм без моны хуплыйбыз”, дип белдерде Илдар Халиков.
ТР Премьер-министры Татарстанның икътисад, инновацияләр, спорт, фән һәм мәгариф өлкәләрендәге казанышлары турында сөйләде. Ул форумда катнашучыларга, аларның Казанга килүләре файдалы һәм кызыклы булуын теләде.
Константин Косачев шулай ук форумны оештыручыларга рәхмәт белдерде һәм форумның актуаль проблематикасын билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, соңгы елларда күп белгечләр яңадан үз иллләренә әйләнеп кайталар һәм яңа бизнес булдыралар һәм яңа технологияләр кертәләр.
Бүген форум кысаларында берничә дискуссия узачак. Анда катнашучылар Казанның ИТ-паркында булачаклар.
ТР Президенты матбугат хезмәте. Михаил Миронов
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз