Рөстәм Миңнеханов РФ Дәүләт Советының һәм өстенлекле илкүләм проектларны тормышка ашыру буенча РФ Президенты каршындагы Советның уртак утырышында катнашты

2014 елның 21 апреле, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Дәүләт Советының һәм өстенлекле илкүләм проектларны тормышка ашыру һәм демографик сәясәт буенча РФ Президенты каршындагы Советның уртак утырышында катнашты.

Чара Мәскәүдә узды. Аны РФ Президенты Владимир Путин үткәрде. 

Утырышта катнашучылар илдә авылларның тотрыклы үсешен тәэмин итү мәсьәләләре турында сөйләштеләр.

“Авыл территорияләре көчле икътисадый, демографик, табигый һәм тарихи-мәдәни потенциалга ия, - дип әйтте Владимир Путин. – Безнең бурыч – аны, миллионлаган гражданнарыбызның тормыш сыйфатын яңа дәрәҗәгә күтәрү өчен, ил ихтыяҗында нәтиҗәле куллану”.

Россия Президенты аерым ассызыклаганча, илдә авыл җирлегеннән күчеп китү дәвам итә. 2000 нче елда авылда 40 миллион кеше яшәсә, ә хәзер – якынча 37 миллион. Шул ук вакытта 10 кешегә кадәр халкы булган җирлекләр якынча 24 процентны тәшкил итә.

Утырыш башында Владимир Путин шулай ук әрмән, болгар, грек, кырым татарлары һәм немец халыкларын реабилитацияләү һәм аларның дәрәҗәсен кайтару, үстерүгә дәүләт ярдәме чаралары турында Указ имзалавын хәбәр итте (Указ № 268). Документ “тарихи гаделсезлекне, Кырым АССР территориясеннән әрмән, болгар, грек, кырымтатар һәм немец халыкларын законсыз рәвештә депортацияләү нәтиҗәләрен һәм аларның хокукларын бозуны бетерү... максатыннан” имзаланган.

Утырыш Россия телеканалларында туры эфирда трансляцияләнде.

Тулырак мәгълүмат - http://www.kremlin.ru/news/20839


 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International